Чишмэ
+7 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
17 Октября 2020, 09:51

Чишмәдә Республика көне билгеләп үтелде

11 октябрьдә Чишмә районы халкы Республика көнен билгеләп үтте.

Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан Ленин паркында велоузыш булды. Анда катнашучылар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре озатуында Чернышевский, Киров, Гыйззәтуллин һәм Ленин урамнары буйлап велосипедта үтте. Велоузышта 40тан артык кеше катнашты.
– Узышта беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Кызыбыз Аксиния велосипедта йөрергә бик ярата, әтисе хәтта аның өчен аерым утыргыч та ясап куйды. Узган елда кечкенә иде әле, үзебез белән алмадык, ә иртәгә ике яшь булачак. Велоузыш турында белгәч, катнашырга килдек. Җәй буе әтисе белән велосипедтан төшмәде, хәтта коляска турында да онытты. Шуңа күрә ул әтисе белән велоузышка әзерләнеп килде, дип әйтергә мөмкин, – дип сөйләде Эльвира Сөләйманова.
– Зур кызыбыз да шулай утырып йөрергә ярата иде, хәзер инде велосипедны үзаллы йөртә, – дип елмайды Денис Сөләйманов.
Ә 86 яшьлек Павел Семахин велоузышта иң тәҗрибәле катнашучыларның берсе иде.
– Быел велоузыш бик шәп үтте, һава торышы да кояшлы һәм җылы булды. Азактан беренче булып килүем дә кәефне кырмады, – дип шаяртты Павел Иванович. – Узышта безнең белән район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның да катнашуы тагын бер күңелле мизгел булды. Шундый чараларда һәм ярышларда ешрак очрашырга иде, – диде ул.
Ярыш тәмамланганнан соң тамашачыларны һәм катнашучыларны кайнар чәй һәм медальләр тапшыру тантанасы көтте. Ә балалар өчен юлда йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч викторина, шулай ук «Бердәм Рәсәй» партиясеннән истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.
Җиңү паркында Республика көне, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан бу көнне Чишмә Мәдәният сарае артистлары һәм фольклор коллективлар катнашлыгында зур концерт булды. Бәйрәм программасында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстан Республикасының халык артисты Рәвис Заһитов, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары һәм районның башка шәрәфле кунаклары чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасын Чишмә районы оешмалары эшчәнлегенә һәм авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясап, район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров башлап җибәрде, ул быел мул уңыш алуга ирешкән авыл хуҗалыгы эшчәннәренең районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Рөстәм Кираев та ныклы саулык һәм районның алга таба да чәчәк атуын теләп халыкны бәйрәм белән котладылар.
Кайбер предприятиеләргә үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Чишмә муниципаль район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләренең 40ка якын хезмәткәре Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыкларының, район Хакимиятенең Мактау грамоталары,
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, ә «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе муниципаль район хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Шулай ук, 2020 елда ашлык һәм шикәр чөгендере җитештергән өчен бүләкләнгән «Башкир-агроинвест» җәмгыяте, үз чиратында, Чишмә районына яңа «МТЗ-821» тракторы ачкычын тапшырды, ул поселок урамнарын һәм тротуарларын җыештыру өчен «Ямь» җәмгыятенә бирелде.
Җиңү паркында футбол, волейбол, аркан тартышу кебек төрле спорт уеннары, шулай ук балалар өчен аттракционнар оештырылды, тәмле камыр ризыклары, азык-төлек һәм кайнар эчемлекләр сатылды.
– Без Горный авылыннан килдек, бәйрәм турында социаль челтәрләрдән укып белдек. Бүгенге бәйрәмдә барысы да күңелебезгә хуш килде, ә ике яшьлек кызыбыз Әминәгә бигрәк тә куян костюмындагы аниматор ошады, – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар Гөлшат һәм Роберт Фәйзуллиннар.
Ә Ренат Багдановка һәм аның улы Ринальдка районның фольклор коллективлары чыгышы аеруча ошаган. Ринальд үзе дә башкорт биюләре һәм җырлары белән мавыга.
Бу көнне чара барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр буенча үткәрелде.
Бәйрәм чарасы һавага салют ату белән тәмамланды.
Читайте нас