Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
16 Октября 2020, 14:21
Кабак бәлеше
Кабактан телеңне йотарлык бәлеш әзерләргә мөмкин.
Моның өчен кабакны урталай ярып орлыкларын алабыз, кабыгын әрчеп, шакмаклап вак итеп турыйбыз.
Тоз сибеп бераз тотканнан соң, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз.
Бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем кушып болгатабыз.
1 стакан җылы кефир, 1 йомырка, 0,5 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз , 20 гр. чамасы чүпрә, он салып й
омшак кына итеп камыр басабыз.
Камырны 2 кисәккә бүлеп, зуррагын җәябез һәм табага куябыз.
Эчлек салып, аңа эретелгән май сибәбез.
Камырның кечерәген, җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз да кырыйларын чеметеп ябыштырабыз.
Өстенә атланмай, он һәм шикәр комыннан ясалган валчык сибәбез.
Мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабартып алабыз.
180°С кызулыктагы мичтә 50–60 минут пешерәбез.
Фото:
zamansulyshy.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"