Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 октябрь 2020, 16:36

Көнбагыш уру тәмамлана

Быел Чишмә районында көнбагыш чәчүлекләре мәйданы, узган елгыга караганда, күпкә кимрәк. Тугыз мең гектар урынына 6200 гектарда чәчелгән.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта районның барлык хуҗалыкларында да көнбагыш уру тулы куәткә бара, ә «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә майлы төш уру тәмамланган.
«Агропромбизнес» җәмгыятендә дә урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, аның управляющие Марат Даутов сүзләренә караганда, 200 гектар мәйданда аласы калган.
– Кичә яңгыр яву һәм кырау төшү сәбәпле бүген басуга соңрак чыктык, чөнки артык дымлылык техника эшенә тәэсир итә. Комбайнчыларыбыз тырыш, эшчән, бүген бу участоктагы эшне төгәлләп, Осоргино авылы янындагы басуларга күчәчәкбез, – диде ул.
Борискино авылы янындагы басуда дүрт дала корабы – «Acroc 595 plus» комбайннарын күрдек. Аларда тәҗрибәле механизаторлар Фәһим Нәүрузов, Александр Максимов һәм яшь комбайнчылар Алексей Никитин белән Вячеслав Львов эшли. Фәһим Нәүрузовның авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли башлавына быел өченче ел.
– Басуда эшләргә яратам. Әтием дә комбайнчы иде. Армиядән кайткач «Восток» колхозында эшләдем, тик, аннан соң китәргә туры килде, 30 ел шәһәрдә яшәдем. Ә өч ел элек туган авылым Борискинога кайтып төпләндем, хәзер авыл хуҗалыгында, куәтле һәм уңайлыклары булган техникада эшлим. Эш барышы оештырылган, тәмле ашаталар, техниканы хезмәтләндерү дә яхшы дәрәҗәдә, – дип фикере белән уртаклашты Фәһим Хәмзә улы.
Техниканы тәҗрибәле механик Юрий Хаҗиәхмәтов хезмәтләндерә. Хуҗалыкның үз ашханәсе бар, анда ике пешекче төшке һәм кичке аш әзерли.
«Агропромбизнес» җәмгыяте механизаторлары көнбагышны 25 сентябрьдә ура башлаганнар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Эдуард Вәлиев сүзләренә караганда, майлы төш 1340 гектар мәйданда үстерелгән.
– Көнбагыш уңышы узган елдагы кебек диярлек – гектарыннан 21 центнер, әмма һава торышы коры булгач, сыйфаты күпкә яхшырак. Ашламаларны вакытында кертү, инновацион технологияләр һәм заманча техника куллану ярдәмендә мул уңыш алуга ирештек. Көнбагышны «Үзәк» МТС предприятиесе филиалы «Чишмә элеваторы»на, «Кырмыскалы элеваторы»на, шулай ук «Чишмә май экстракцияләү» җәмгыятенә тапшырабыз. Бер тонна майлы төш өчен әлеге вакытта якынча 30 мең сум акча алабыз, – дип хәбәр итте Эдуард Салават улы.
Читайте нас