Ул ике ел чамасы дәвам итә. Чишмәлеләр дә бу темадан читтә калмыйлар һәм социаль челтәрләрдә, чиратларда бу мәсьәлә турында актив фикер алышалар.
2019 елның 1 гыйнварыннан, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформалар башлангач, республикада чүп җыю, түгү һәм утильләштерү белән дүрт төбәк операторы шөгыльләнә башлады. Уфа һәм якын-тирә районнар, шул исәптән Чишмә Уфаның «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» МУП эшчәнлеге зонасына керә.
Чүпкә тарифлар арту турында август аенда ук сөйли башладылар. Чишмә районы буенча мәгълүмат алу өчен без «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» предприятиесенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.
– 1 сентябрьгә кадәр «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен түләү югары күләмнән түбәнрәк тариф куллану исәбенә киметелде. Чүп чыгару 2019 елның 1 гыйнварына кадәр оештырылган урыннарда 2020 елның 1 сентябреннән түләү күләме бер кешегә 75 сум тәшкил итә, һәм 2019 елның 1 гыйнварына кадәр чүп түгү оештырылмаган урыннарда – 55 сум. Башкача әйткәндә: күп фатирлы йортларда яшәүчеләр 75 сум түли, шәхси йортлар өчен түләү – 55 сум, – дип аңлатты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Яматин.
«Махсус автохуҗалык» МУПның матбугат хезмәте «Чишмә» гәзите редакциясе социаль челтәрләр аша алган сорауларга да җавап бирергә ризалашты.
Чишмәдә яшәүче Зөлфирә Вәлиева: «Авылда йортым бар, һәм мин ике урында да чүп өчен түлим, бу дөрес түгел, мин монда да, тегендә дә чүпли алмыйм бит», – дип мөрәҗәгать итте. Матбугат хезмәтеннән шундый җавап алдык: «РФ Торак кодексының 155нче маддәсенең 11 пункты нигезендә, милек хуҗаларының, йортны вакытлыча алып торучыларның һәм башка затларның бу йортта яшәмәве коммуналь хезмәтләргә түләмәү өчен сәбәп булып тора алмый. Бинаны файдаланмау коммуналь калдыклар өчен түләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый. Закон шундый. Өч йорты булса да – милекче түләячәк».
Лариса Руденцова шәхси йорты булуын, бер оешма белән дә чүп түгү һәм моның өчен түләү турында килешү төзелмәвен, бөтен чүп-чарны диярлек яндыра баруларын ассызыклады. Нәрсә өчен түләргә? «2019 елның 1 гыйнварыннан башлап барлык халык, шулай ук юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр закон буенча төбәк операторы белән килешү төзергә һәм әлеге хезмәт өчен түләргә тиеш. Закон буенча килешү төзүдән баш тартырга ярамый». «Ни өчен Чишмә авылында шәхси йортта яшәүчеләрдән чүп түккән өчен 70 сум (бу иске тариф) алдылар, ә яңа тариф буенча тагын да күбрәк булачак?», – дип сорый Маргарита Кәримова. «Тариф дөрес билгеләнмәгән икән, сез төбәк операторы офисына мөрәҗәгать итә аласыз. «Кызу линияләр» эшли. Белгечләр халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә. Шалтырату бушлай, «кызу линияләр» 9.00–18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрсез эшли. «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» МУП – тел. 8-800-347-80-03; WhatsApp – тел. 8-986-704-40-88; Viber – тел. 8-986-704-40-88. Муниципаль районнарда (шул исәптән Чишмәдә) каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен түләү турында 8-800-755-08-09 саннары буенча «БР Бердәм мәгълүмат исәп-хисап үзәге» җәмгыятенең «кызу линия»сенә шалтыратып белешергә мөмкин, – дип җавап бирде Андрей Дмитриевич. Азат Морзаевның Бабик авылы янындагы чүплек турындагы соравына җавап түбәндәгечә булды: «Чикләре билгеләнмәгән җирләрдә урнашкан каты көнкүреш калдыклары чүплекләрен бетерү бурычы урындагы үзидарә органнарына йөкләнә («Рәсәй Федерациясендә урындагы үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131нче Федераль закон (15нче маддәнең 1 өлешендәге 14 пункт)».
Шулай ук Чишмә поссоветы вәкаләтендә булган сораулар да яңгырады. «Элеватор урамында чүп түгү белән катлаулы хәл, биш метрдан чүп өеме башлана. Безнең үтенечне кире какмыйча бункер куюны, барлыккка килгән чүплекне бетереп, мөмкин булса чүп түгү урынын күчерүне сорыйбыз», – дип тәкъдим итте Алена Терентьева. «Быел 27 бункер сатып алып урнаштырдык. Әкренләп тагын алачакбыз, Элеватор урамына да чират җитәр», – дип җавап бирделәр поссоветта. «Кубада Юбилей урамында хәлләр шаккатарлык! Зур бер бистәгә чүп түгү өчен нибары 3 контейнер мәйданчыгы куелган! Барысы да зур машиналар белән чүп китереп түгә», – дип зарлана Альбина Хәйруллина. «Әлеге проблеманы беләбез, планда бу мәсьәләне хәл итү юллары бар. Әлегә контейнер мәйданчыкларын кую урыны билгеләнмәгән, чөнки барлык таләпләргә туры килә торган урын сайлый алмыйбыз. Чүп түгү урыны кирәк, әмма берәү дә аның үз йорты янында булуын теләми», – дип аңлатты поссовет башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Төбәк операторының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Яматин үсемлек калдыклары (киселгән агачлар, чабылган үләннәр, авыл хуҗалыгы культуралары калдыклары, коелган яфраклар) коммуналь калдыклар түгел, дип аңлатты. Мондый төр калдыклар белән эш итү төбәк операторы хезмәте өчен бердәм тариф буенча түгел, ә аерым килешү буенча башкарылырга тиеш. Төбәк операторы евроконтейнерларның беренче партиясен 7 октябрьдә Чишмә районындагы «Ямь» җәмгыятенә тапшырды. Бу 100 контейнер иске тимер контейнерларны алыштыру өчен кайтарылган.
– 2021 елда Чишмә районында тагын 100 евроконтейнер урнаштыру планлаштырыла, – ди «Ямь» җәмгыяте директоры Вадим Гайсин. – Чишмә поселогында тулысынча евроконтейнерларга күчәчәкбез. Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү (асфальтлау, коймалау һ. б.) буенча эш башлыйбыз. Безгә әлеге контейнерларны бушату өчен яңа техника сатып алырга туры киләчәк.
«Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен намус белән түләмәүче кешеләргә кагылышлы тема да кузгатылды. Андрей Яматин билгеләп үткәнчә, Чишмә районында 2020 елның 1 сентябренә түләнмәгән бурыч күләме 13 551 мең сум тәшкил иткән.