Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 октябрь 2020, 14:51
Бәяләр артканны сизәсезме?
Әлеге юллар авторы интернетта азык-төлеккә бәяләр артачак һәм хаклар кыйбатланганчы запас алып калырга кирәк, дигән язманы укыганнан соң, район гәзите бу хәбәрнең дөреслеген тикшерү өчен кибет киштәләрендәге товарларның бәяләренә күзәтү ясарга булды.
Беренче тәэсир: чыннан да, кайбер азык-төлеккә бәяләр кинәт арткан. Мәсәлән, «Табыш» кибетендә көнбагыш маеның бер шешәсе 110 сум тора иде.
– Элек май 84 сум иде, – дип раслый сатучы Оксана Тәбрисова. – Нигездә, бәяләр бу продуктка һәм йомыркага гына артты, элек аның бер дистәсе 55 сум тора иде, ә хәзер 7 сумга кыйммәтләнде. Ярмаларның бәясе дә күтәрелә, мәсәлән, карабодай элек 72 сум торган булса, хәзер – 76 сум. Элек йомырканы дистәләп алалар иде, ә хәзер берничәләп кенә алалар. Башка әйберләрнең хакы артмады, элеккечә калды.
«Монетка» һәм «Магнит» кибетләрендә дә бәяләрнең элеккеге дәрәҗәдә калуын расладылар.
– Миңа калса, ниндидер ыгы-зыгы өчен сәбәп юк. Кайчагында бәяләр якынча 90 тиенгә күтәрелә яки төшә. Товар белән тәэмин итүчеләрдән дә азык-төлек бәясен арттыру турында мәгълүмат килми, – дип билгеләп үтте «Магнит» кибетенең администраторы Олеся Хөснетдинова.
«Яшелчә һәм җимеш» кибетендә имбирьгә бәяләр күтәрелүен әйттеләр.
– Гадәттә, имбирь якынча 200 сум тора, әмма хәзер аның бер килограммының бәясе 420 сум. Калган азык-төлеккә бәяләр элекке дәрәҗәдә кала, – дип хәбәр итте сатучы Татьяна Кузнецова.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"