Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2020, 18:11

Умартачылык – Хисаметдиновларның гаилә эше

Октябрь аена аяк бастык. Көннәр салкынайтты, күк йөзен болытлар каплап алды, тиздән яңгырлар башланыр, төнлә кыраулар булыр, аннары кар төшәр.

Умарталыкларда бал кортлары очмый башлады. Шуңа карамастан умартачыларның эше җитәрлек әле.
Келәш авылында яшәүче Фәрәгать Хисаметдинов та эшсез тормый: бал кортларын варроатозга һәм талпаннарга каршы эшкәртеп, артык кәрәзләрне алып, җылытып умарталарны кышка әзерли, тычканнар кермәслек итеп каплый. Умарталарны кышкылыкка кую өчен урын бар, тик үткән елда ул аларны махсус материал белән каплап, кышкылыкка бакчада калдырган. Умарта кертүнең төгәл вакыты юк, ул аларны көзнең ничек килүенә, һава торышына карап чамалый, шуңа күрә Фәрәгать, барлык умартачылар кебек, һава торышын күзәтә.
Әйтергә кирәк, Фәрәгать Әнвәр улы умартачылык белән 90нчы елларда шөгыльләнә башлаган. Ул вакытта «Дим» колхозында мал табибы булып эшләгән. Колхозлар бетерелгән, авыл хуҗалыгы ташландык хәлгә килгән тынгысыз елларда Фәрәгать, авылда яшәүчеләрнең күбесе кебек, нәрсә буласын белмичә киләчәк өчен борчыла...
Көннәрдән бер көнне аның бакчасында эленеп торган иске тубалга корт иле очып керә. Шул вакыттан бирле ул умартачылык белән шөгыльләнә – бүгенге көндә 120дән артык умартасы бар. Хисаметдиновлар барлык эшләрне дә бергә эшли – тормыш иптәше Венера Хатмулла кызы белән күптән түгел колледжны тәмамлаган улы да ярдәм итә.
– Көздән юкәдән такталар әзерлим, ә кыш остаханәдә дадан рамнар ясыйм, умарта ояларын яңартам. 3 октябрьдә ярминкәгә бал сатарга чыктым, сатып алучыларны балдан авыз иттерәм, чөнки алар нәрсә алуын белергә тиеш. Быел бал уңышы мул булды, җәй умарталарны Марусино авылы янындагы басуга чыгардык. Шулай ук корт иле дә сатам. Умартачылык белән яңа шөгыльләнә башлаучылар шалтыратып киңәш сорыйлар, хәтта ничек эшләгәнемне карау өчен кат-кат килүчеләр дә бар, чөнки киңәш сораганчы үз күзең белән күреп эшләсәң, күпкә яхшырак. Быел бал кортлары кырылмады, чөнки авыл Советы
хезмәткәрләре үз вакытында шалтыратып кисәттеләр, басуларга гербицид сиптергән вакытта бал кортларын ике көнгә ябып куйдык. Умарталыкта эш беркайчан да бетми, беркая китә алмыйсың, бал кортларын игътибарсыз калдырып булмый, бу эшнең нечкәлекләре бик күп. Шуңа күрә бал тагын да татлырак кебек, – ди елмаеп Фәрәгать Әнвәр улы.
Читайте нас