Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2020, 12:58
Тычкан чире йокмасын дисәгез...
Көзге салкыннар җитүгә тычкансыман кимерүчеләр урман-болыннардан иген басуларына, бакчаларга, сарайларга, ашлык складларына, базларга һәм өйләргә күчә.
Алар, аерым алганда, кыр тычканнары бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) авыруын, халык телендә тычкан чирен таратучылар булырга мөмкин.
Җәйге чорда район территориясендә тычкан чире белән авыруның бик аз очрагы теркәлгән, тик җиңел суларга ашыкмагыз. Кар катламы җитәрлек булмаган һәм һава температурасы кискен үзгәргән чорда кимерүчеләр кеше яшәгән урыннарга якынрак күченә. Шуңа күрә көнкүрештә бу чирне йоктыру хәвефе дә арта.
Әлеге авыруны кисәтү өчен тузанлы эш башкарганда, мәсәлән, иске корылмаларны сүткәндә, җыештырганда кулыгызга перчатка киегез, респиратор яки битлек кулланыгыз.
Бүлмәләрне ешрак юып чыгу киңәш ителә. Азык-төлекне тычкан һәм күсе керә алмаслык урында сакларга кирәк, ә алар кимергән, бозган ризыкны термик эшкәртүсез файдаланырга ярамый. Урын-җирне һәм йорт яннарын чисталыкта тотарга, елына ике тапкыр кимерүчеләргә каршы агу куярга кирәк.
Геморрагик бизгәкнең беренче билгеләре 7–10 көннән соң күренә. Авыруның температурасы күтәрелә, башы, мускуллары авырта, хәлсезлек барлыкка килә, сирәк очракларда күңел болгана һәм косасы килә. Әмма үзаллы дәвалану белән шөгыльләнмәгез. Тычкан бизгәгенең беренче билгеләре күренүгә поликлиникага мөрәҗәгать итегез.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"