Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 октябрь 2020, 14:27

«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача

29 сентябрьдә бөтен ил буенча Бөтенрәсәй «Үсеш ноктасы» үзәкләрен ачу марафоны үтте.

Чишмә районында – поселокның бишенче мәктәбендә исәп буенча шундый өченче үзәк ачылды.
Әлеге үзәкләрне ачу «Мәгариф» гомумдәүләт проектына кергән «Заманча мәктәп» федераль проектында каралган.
Мәктәп директоры Эльвира Даянова үзәк ачылу тантанасында укучыларга үз теләкләрен җиткерде:
– Балалар, сезнең өчен «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре», «Технология» һәм «Информатика» кебек фәннәрне үзләштерү өчен яңа иҗади мөмкинлекләр барлыкка килә. Үзегезнең ялыгызны оештыру – түгәрәкләргә язылу, шахмат уйнарга, төрле проектлар эшләргә өйрәнү мөмкинлеге бар. Хәерле сәгатьтә булсын, рәхим итегез!
Арытаба педагоглар онлайн-дәресләр һәм осталык класслары үткәрделәр.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк, укучылар үзәк белән танышуны түземсезләнеп көткәннәр, чөнки «Үсеш ноктасы» бер стильдә эшләнгән һәм заманча җиһазландырылган яңа белем бирү мәйданчыгы булып тора. Шахмат буенча район һәм рес-публика ярышларында җиңүче Ильяс Әхмәдуллин бирегә шахматта уйнау осталыгын камилләштерергә генә түгел, шулай ук робот техникасы белән дә шөгыльләнү өчен килергә планлаштыра.
Мәктәпләр өчен сатып алынган җиһазлар арасында күп функцияле җайланмалар, ноутбуклар, мобильле интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумулятор белән эшләүче бораулар, җилемле пистолетлар, электр пычкылар, медицина тренажерлары һәм манекеннары, беренче ярдәм комплектлары һәм башкалар бар. Моннан тыш, мәктәпләрдә шахмат, коворкинг һәм медиазоналар барлыкка килгән.
Башка мәктәп укучылары да «Үсеш ноктасы» үзәкләрендә яңа җиһазларда гомум белем һәм өстәмә программаларны үзләштерә ала. Район мәгариф идарәләгенең бу юнәлеш буенча эшләүче өлкән методисты Алсу Хәйруллина сүзләренә караганда, шундый үзәкләр элегрәк ачылган Алкин белән Келәш, Шөнгәккүл белән Дурас мәктәпләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Һәм, әлбәттә инде, мәктәп филиалларында укучыларның да биредә шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Үткән уку елында Алкин мәктәбе укучылары хакатонда (программалаштыру буенча форумда) катнашканнар, әлеге термин «хакер» һәм «марафон» сүзләреннән ясалган, ул март аенда Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалының математика һәм мәгълүмати технологияләр факультетында, 12нче лицейда һәм «РобоПром-2020» югары технологияләр фестивалендә үткән.
«Үсеш нокталары» эше балаларны цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләр буенча әзерләүгә юнәлтелгән.
Бу көнне республиканың барлык мәктәпләре РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән Бөтенрәсәй марафонына кушылды.
«Без һәр бала, кайда гына яшәсә дә, сыйфатлы белем алсын һәм үзенең сәләтен үстерсен өчен тырышабыз», – диде Сергей Кравцов.
Безнең белешмә
Быел Башкортстанның 30 муниципаль берәмлегендә цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү буенча 42 «Үсеш ноктасы» үзәге эшли башлаячак. Ә 2019 елда республиканың 59 муниципаль районында урнашкан авылларда һәм бәләкәй шәһәрләрдәге мәктәпләрдә шундый 175 үзәк ачылган.
Читайте нас