Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 октябрь 2020, 13:34
7 меңгә якын прививка ясалган
Гриппка каршы прививка ясатыргамы әллә юкмы?
Моны үзегез хәл итәсез. Әмма кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп эпидемияләренең коронавирус авыруын катлауландыра алуын онытмау мөһим.
Шул ук вакытта грипп – авырмый калырга мөмкин булган чир. Заманча вакциналар гриппны кисәтүнең иң нәтиҗәле, уңайлы һәм куркынычсыз чарасы булып тора. Прививка ясаткан кеше грипп белән чирләсә дә, авыр өзлегүләрдән сакланган була. Чир дә җиңелрәк үтә.
Чишмә районының үзәк дәваханәсендә хәбәр итүләренчә, эпидемия мизгеле башланганнан бирле, 1 сентябрьдән бүгенге көнгә кадәр 1224 кешегә ОРВИ диагнозы куелган, шуларның 328е – балалар. Бу сан, 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда, күпкә югарырак. Грипп белән авыру очраклары әлегә теркәлмәгән. Чишмә районында 23730 кешегә вакцина ясау планлаштырыла, 14840 доза кайтарылган инде. Безнең илдә җитештерелгән «Совигрипп» вакцинасы балалар өчен – шприцларда, өлкәннәргә ампулада чыга, йөкле хатын-кызлар өчен флаконнарда 60 микъдар вакцина кайтарылган инде. Әлегә барлыгы 6992 прививка ясалган. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле социаль категорияләр исемлегенә армиягә алынучылар да керә. Шушы көннәрдә 60 яшьтән өлкән категория өчен 5780 доза вакцина кайтарылган, 5 октябрьдән поселокта гына түгел, район авылларында да өлкән буын вәкилләрен актив иммунизацияләү башланды. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре һәм мәктәпләр өчен вакцина тулы күләмдә кайтарылмаган әле.
Хәвеф янаган төркемгә, бушлай вакцина ясату хокукы булган 60 яшьтән өлкәнрәкләр яки башка категориягә кермәүчеләргә Уфадагы шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Фото: «Башинформ» МА, Мирон Доровских
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"