Чишмэ
-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 октябрь 2020, 17:22
Армиягә китә егетләр
1 октябрьдә Чишмә районының призыв пунктында 2020 елның көзендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Анда Чишмә районының хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссиясе әгъзалары, табиб-белгечләр, прокуратура вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
– Быел яз хәрби хезмәткә алу комиссиясенә 249 кеше чакырылды, 122 гражданинның армиягә баруы кичектерелде, 81,1%ына – белем бирү учреждениеләрендә уку, 18%ына – сәламәтлек торышы һәм 0,9%ына башка сәбәпләр буенча. Комиссия утырышына килми калучылар булмады. 42 егет хәрби хезмәттән азат ителде. Язгы чакырылышта гражданнарның хәрби хезмәткә яраклылык күрсәткече югарырак булды – 74,2% тәшкил итте (узган елда – 69,8%). 2020 елгы язгы чакырылышта Чишмә районыннан – 83, республикадан 5151 егет кораллы көчләргә һәм хәрби частьларга хезмәт итәргә китте. Язгы чакырылышта республика җыелма пунктыннан кире кайтучылар булмады, – диде Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе – 44 кеше коры җир гаскәрләренә, шулай ук 17се хәрби-космик гаскәрләргә җибәрелгән.
Чишмә районы прокуроры ярдәмчесе Булат Бәширов үз докладында ришвәт алу һәм бирү кебек коррупция гамәлләрен мисалга китерде. Мәскәүдә бер хәрби комиссариатта армиядән качып йөргән егетләрдән ришвәт алган хезмәткәрләрне җавапка тарттырулары турында сөйләде. 2020 елның маенда Республика җыелма пунктында эшләгән табиб-дерматолог хөкем ителгән, аңа 1,5 млн сум күләмендә штраф салынган. Ул шулай ук шундый хәл булган очракта кичекмәстән полициягә яки Чишмә районы прокуратурасына хәбәр итәргә кирәклеге турында искә төшерде.
Быелгы көзге чакырылыш комиссиясе алдына түбәндәге бурычлар куела: җәмәгать оешмаларын, ата-аналар комитетларын, хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәкләрен комиссия эшенә җәлеп итү, ә язгы кампаниядә чакырылган, әмма хәрби хезмәткә китми калган гражданнарны армиягә беренче чиратта җибәрү.
Шулай ук районның авыл биләмәләрендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга хәбәр итү буенча эшне дә яхшырту мөһим.
2020 елда көзге чакырылыш комиссиясе утырышына 178 кеше чакырылган, шуларның 64е килмәгән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"