Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 октябрь 2020, 17:41

Октябрь аенда яңалыклар

Октябрьдә кайбер яңалыклар үз көченә керә, алар арасында балалы гаиләләргә түләүне озайту өчен яңа кагыйдәләр, пенсияләрне һәм социаль түләүләрне «Мир» карталарына күчерү, кафеларда кальян тартуны тыю һәм башкалар бар.

Страховкалау турында
Кайбер кертемнәр буенча страховканы кайтару лимиты 1 октябрьдән 1,4 миллионнан 10 млн сумга кадәр артачак. Закон кабул ителгәнче страховканың арттырылган күләме (10 млн сум) бары тик күчемсез милекне сату-алу килешүләре һәм күп
фатирлы йорт төзелешендә өлешчә катнашу килешүләре буенча исәп-хисап ясау өчен ачылган эскроу счетларына гына кагыла иде. Хәзер ул вклад салучының исәбенә фатир, торак йорт һәм андагы җир участокларын, бакча йортын һәм башка корылмаларны сатудан; мирас итеп алынган акчалар; страховка һәм социаль түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр; суд карары буенча, субсидияләр рәвешендә бирелгән акчалар җибәрелгәндә дә гамәлдә булачак. Бу очракларда страховка түләүләренең арттырылган күләме акча күчергәннән соң өч ай гына гамәлдә булачак.
Шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларның – иҗтимагый яктан файдалы хезмәтләр башкаручыларның, бердәм реестрда булган кече предприятиеләрнең, торак милекчеләре ширкәтеннән кертемнәр страховкаланырга тиеш.
Социаль түләүләр – «Мир» картасына
1 октябрьдән «Мир» карталарына гына җибәреләчәк:
пенсияләр һәм Пенсия фондыннан башка социаль түләүләр;
«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы законда билгеләнгән түләүләр, шул исәптән йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала карау буенча пособие;
эшсезлек буенча пособие;
сезнең төбәктә булса, өченче яки аннан соңгы өч яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү;
3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр;
радиация йогынтысы өчен түләүләр.
Кайбер категорияләр өчен эшсезлек буенча пособиеләр түләү туктатыла
1нче октябрьдән эшсезлек буенча пособиеләрне гражданнарның ике категориясе алалмаячак:
2020 елның 1 мартыннан соң эшчәнлеген туктаткан һәм эшсез дип танылган шәхси эшмәкәрләр (аларга өч ай буена, 1 октябрьдән дә соңга калмыйча, ай саен 12 130 сум түләнергә тиеш булды);
эшсез дип танылган, 1 марттан соң пособиеләр түләнү вакыты чыккан һәм пандемия сәбәпле түләү озайтылган рәсәйлеләр (шулай ук өч ай һәм соңгы срок – 1 октябрьгә кадәр).
Товарларны маркировкалау
Хушбуйлар, шулай ук фотокамералар һәм фотоаппаратуралар җитештерүчеләр һәм сатучылар октябрь аеннан башлап «Гадел билге» системасына кушылырга тиеш. 1 октябрьгә кадәр сатып алынган, әмма соңрак система-га кертелгән фотоаппаратура 2020 елның 31 октябренә кадәр маркировкаланырга тиеш.
Балалы гаиләләргә түләүләр
2 октябрьдән балалары булган гаиләләргә – беренче яки икенче балага өч яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүләрне рәсмиләштерү тәртибе кире кайтарыла. Мондый түләүләр гаиләнең җан башына уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә.
1 апрельдән алар автомат рәвештә озайтылды – хәзер исә гариза бирергә туры киләчәк.
Хәйриячелек үтә күренмәле булачак
Законда иганә җыю өчен тартма билгеләү, шулай ук аны куллану кагыйдәләре барлыкка килә. Хәйрия чаралары оештырылганда һәм аны үткәрүгә хокукны раслаучы документ булганда гына күчмә тартмалардан файдаланырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта коммерцияле булмаган һәр оешма тулы мәгълүмат – үз исемен, адресын һәм сайтын, шулай ук акча җыю максатын күрсәтергә тиеш булачак. Ә иганә акчасының арытаба язмышы өчен хисап тотарга кирәк булачак, шул исәптән үз сайтыңда да. Мондый кагыйдәләр гражданнар игелегеннән файдаланучы һәм чын максатын әйтмичә акча җыючы мошенникларга каршы юнәлдерелгән. Закон 5 октябрьдән үз көченә керә.
Кафеда кальян тартуны тыю
30 октябрьдән кафе, ресторан биналарында никотинлы продукция куллану һәм кальян тарту тыела. Закон кальян тартуны түгел, ә кальянны җәмәгать тукланган оешмаларда куллануны тыя.
«Башинформ» МА материаллары буенча
Читайте нас