Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 октябрь 2020, 16:06

Акча коткармый

Гыйбрәтле хикәя

Бик тә кысмыр бер кеше, тиенләп җыя торгач, биш йөз мең сум акча туплаган һәм: «Менә хәзер ел буе типтереп яшим, акчамны ничек телим, шулай тотам!» – дип уйлап бетерергә дә өлгермәгән, аның каршында әҗәл пәйда булган.
Кысмыр тагын бераз гына яшим инде дип ничек кенә ялынса-ялварса да, мең төрле дәлилләр китерсә дә, әҗәлнең күңелен нечкәртә алмаган.
– Тагын өч кенә көн сабыр итеп, миңа кагылмый торсаң, байлыгымның яртысын сиңа бирер идем, – дип өзгәләнгән кысмыр.
Әҗәл аны ишетергә дә теләмәгән, алып китәргә дип өстерәвен белгән.
– Ярар, ул чагында бер генә көн бир дә, ничәмә-ничә еллар бөртекләп җыйган бөтен байлыгымны үзеңә ал! – дигән теге кеше.
Киребеткән әҗәл кымшанмаган да, ләкин шулай да бу кешегә язу язып калдырырлык вакыт биргән.
Менә ул язу: «Моны укучыга сүзем шул: әгәр синең кешечә яшәрлек акчаң бар икән, байлык артыннан куып, вакытыңны бушка сарыф итмә. Яшә! Мин биш йөз мең сум акчама гомеремне хәтта бер сәгатькә дә озайта алмадым!».
P.S. Миллионер үлгәч, халык әйтә: «Үзе китте, акчасы калды», – ди. Әҗәлдән акча биреп котылган кеше юк!
(Социаль челтәрдән алынды)
Читайте нас