Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 октябрь 2020, 13:58
Укытучы – изге һөнәр иясе
Без барыбыз да рус теленнән ятлап беткән «жи» һәм «ши» языла «и» белән дигән һәм башка кагыйдәләрне, материкларның ничек урнашуын, математика нигезләрен беләбез. Әлеге һәм башка белемнәрне безгә укытучы бирә.
Шул ук вакытта хәзерге заманда бу һөнәр абруйлы түгел, ә укытучыларның уртача яше 50гә якынлаша. Яшьләр педагогикага бәйле һөнәр сайламый. Әлеге проблема бөтен җирдә, шул исәптән безнең районда да бар.
Чишмә районы мәгариф идарәлегенең кадрлар бүлегендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә районда укытучыларның уртача яше – 47. Алар арасында 70 яшьлек юбилеен каршылаган хөрмәткә лаеклы ветераннар да бар! Ә менә мәктәпкә эшкә килергә теләүче яшь белгечләр саны елдан-ел кими бара. Быел Чишмә районында югары уку йортларын тәмамлаган дүрт белгеч эшкә урнашкан. Мәктәпләрдә математика, физика, инглиз теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Пенсиядәге укытучыларны эшкә чакырып мәсьәләне хәл итәргә туры килә.
Яшь белгечләрнең хезмәт хакы түбән булу, шул сәбәпле торак мәсьәләсе авыр хәл ителү мөгаллим һөнәренең абруен төшерә.
Екатерина Шенгур – быел районда педагогик эшчәнлек башлаган яшь укытучыларның берсе. Тумышы белән ул Шөнгәккүл авылыннан. Әтисе тимер юлда, әнисе пешекче булып эшләгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында белем алган.
– Чыгарылыш сыйныфта укыганда нефть һәм педагогика университетларының икесенең берсен сайларга туры килде. Филология факультетына укырга керергә булдым, чөнки бу очракта эшкә урнашу вариантлары күбрәк иде. Быел гимназиягә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. Һөнәрем ошый, чөнки балалардан энергетика ташып тора, бер урында утыра торган эш түгел, даими алга барырга, һөнәремне камилләштерергә кирәк, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Екатерина Викторовна.
Һәм бу ниятләр генә түгел. Быел ул М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында магистратурага кергән.
Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны төгәл үтәп, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш.
«Чишмә» гәзите 5 октябрьдә билгеләп үтелүче Укытучылар көне алдыннан мәктәптә белем бирү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, игелекле һәм рәхмәтле укучылар, шәхси тормышларында иминлек тели.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"