Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
3 Октября 2020, 13:35

Скрипкачы кыз

Лев Толстой язганча, «Дөньяда иң югары сәнгать – музыка».

Мондый үзенчәлекле мәдәни күренешнең үз бәйрәме булу гаҗәп түгел – ел саен 1 октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Бу көн – музыка белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр һәм көй-моң тыңларга һәм башкарырга яратучылар бәйрәме дә.
Авыл клубы сәхнәсендә скрипкачы кыз Лилия Ирназарова чыгыш ясый. Тылсымлы скрипка моңы әле моңсуландыра, әле гүзәл дөньяга әйдәп сөендерә. Концерт тәмамланганнан соң зифа буйлы, сөйкемле кызны кочып рәхмәт белдерүчеләр дә бар.
– Рәхмәт, сеңлем, беренче тапкыр скрипка моңын тыңладым, шулай матур яңгырыйдыр дип уйламаган идем!
– Бик зур рәхмәт, кызым! Бөтен кайгыларым таралды.
Ә Ярми авылында яшәүче Фәния Вәлиуллина хәтта аңа багышлап шигырь дә язган.
Лилия Башкорт дәүләт аграр университетта белем алганда музыка белән шөгыльләнә башлый. Ул Слак авылы кызы, Үрге Тирмә һәм Чишмә поселогының 1нче мәктәпләрендә укыганда тырыш укучыларның берсе булган, ике тапкыр республика олимпиадаларында катнашкан. Әти-әнисе киңәше белән БДАУның икътисад факультетына укырга кергән. Уфада театрларга һәм концертларга йөрергә яраткан. Классик музыка белән мавыга башлаган. Паганини «Кампанелла»сын тыңлау аңарда бик көчле тәэссоратлар калдырган һәм ул үзе дә музыка коралларында уйнарга теләгән. Егерме яшьлек юбилеена ул әти-әнисенең гитара алып бирүен сораган. Үзе камил дәрәҗәдә уйнарга өйрәнгән. Ә ике елдан соң скрипкада да уйнарга өй-рәнәсе килгән. Әти-әнисе каршы килмәгән, тик, башларсың да ташларсың, скрипкаң стенада эленеп торыр инде, бик катлаулы уен коралы бит, дигәннәр.
Лилия башта түләүле курсларга йөри, дәресләр ала. Ә университетның бишенче курсында параллель рәвештә Уфа сәнгать училищесына укырга керергә тәвәккәлли.
– Училищеда музыка теориясе, сольфеджио, гармония, музыкаль әдәбият кебек кызыклы фәннәрне өйрәнә башладым, – дип сөйли Лилия. – Владислав Самойлов җитәкчелегендәге оркестрда уйнадым, квартет белән чыгыш ясадык. Булат Әбделбанеев, Рөстәм Сөләймановта белем алдым. Укытучыларым башлангыч музыкаль белемем булмавын белсәләр дә, сәләтең бар дип бик ярдәм иттеләр. Төрле музыка коралларында уйнарга яратам, ул күңелгә рәхәтлек бирә, кешеләргә шатлык бүләк итәргә телим.
Лилиянең гаиләсендә барысы да көй-моң сөюче кешеләр – әтисе белән әнисе бик матур җырлыйлар, яшь чакта үзешчән сәнгатьтә катнашканнар, ә картәтисе оста гармунчы булган. Әнисе аңа нәселләрендә бер скрипкачы да булуын сөйләгән. Әлеге вакытта Лилия «Май экстракцияләү заводы»нда эшли, район Мәдәният сараенда үткән чараларда катнашырга, авыл клубларында чыгыш ясарга вакыт таба. Ул үзе башкарган музыкаль композицияләрне Интернетка («ВКонтакте», «Инстаграм» социаль челтәрләренә) куя. Аның репертуарында классик көйләр, халык җырлары, татар һәм башкорт эстрадасы моңнары да бар.
Читайте нас