Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
3 Октября 2020, 08:55
Калмашта ашлык киптерү комплексы төзелә
Аграрчылар өчен ашлыкны үстерү һәм җыеп алу гына түгел, ә уңышны саклап калу да мөһим.
«Таврос» компаниясе ашлык эшкәрткәндә һәм саклаганда уңыш югалтуны киметү, шулай ук хуҗалыкта орлыкчылык белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру максатында Калмаш авылында ашлык киптерү комплексы төзергә булган. Төбәк Башлыгы катнашлыгындагы инвестиция сәгатендә шул проект турында сүз барды, бу турыда Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәясе 165,5 миллион сумлык ашлык киптерү комплексы төзү өчен элек советлар чорында орлыкчылык заводы булган урынны сайлаганнар, склад бүлмәләрен ремонтлаганнар, җиһазлар урнаштырганнар. Үткән гасырның 80нче елларында орлык заводын өч ел төзегән булсалар (бу хакта шул вакыйгаларны үз күзе белән күргән, ул заманда бульдозерда эшләгән Рим Ардуванов сөйләде), хәзер өч айда төзелеш-монтаж эшләренең якынча 90 проценты башкарылган. Комплексны монтажлау эшләре тәмамлана, тиздән ут һәм газ кертеләчәк. Биредә өч оешма эшли. Электр монтажчылар тышкы эшләрне башкара, кабель суза, төзүчеләр технологик-монтаж эшләрен алып бара, контроль-үлчәү приборлары урнаштырыла, чөнки ашлык киптерү комплексы программа белән идарә ителәчәк. Комплекста махсус белем алган операторлар эшләячәк. 30дан артык кешене эш белән тәэмин итү планлаштырыла – производствода нәкъ шулкадәр кеше эшләячәк.
Төбәк Башлыгы катнашлыгындагы Инвестиция сәгатендә инвестор М5 федераль трассадан керү юлын төзүдә ярдәм сорады. Радий Хәбиров төбәкнең Дәүләт транспорт комитетына Чишмәне урап үтү юлын төзегәндә яңа комплекс булуын да исәпкә алырга кушты.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"