Булачак беренче сыйныф укучылары мәктәпкәчә төркемнәрдә ныклы әзерлек үтәләр.
Чишмә поселогының «Аленушка» балалар бакчасында «Подсолнухи», «Ландыши» һәм «Незабудки» дип аталган өч төркем эшли, анда биш яшьтән җиде яшькә кадәр сабыйлар шөгыльләнә.
– Балалар белән 20 еллап эшлим. Тәрбияче сабыйлар өчен икенче әни кебек, безнең эштә һәр балага аерым караш булырга тиеш, без аларны үзләрен иркен тотарга, киләчәктә тормышта һичшиксез кирәк булачак яңа һәм файдалы һөнәрләргә өйрәтәбез. Балалар белән төрле тематик әңгәмәләр, чаралар, шулай ук вак моториканы һәм сөйләмне үстерү өчен дәресләр үткәрәбез. Әлбәттә, аларның әти-әниләре белән дә аралашырга онытмыйбыз, баланы тәрбияләү өчен киңәшләр бирәбез. Шуны да онытмаска кирәк, алар күп вакыт әти-әнидән үрнәк ала.
Балалар белән биш өлкәгә караган, социаль-коммуникатив, танып-белү, сөйләм үсеше кебек һәм башка юнәлешләр буенча шөгыльләнәбез. Әлеге вакытта кайбер балаларның сөйләм үсешендә проблемалар бар.
Бу күп балаларның «телефонда утыруы», әти-әниләрнең, комачауламасыннар дип, аларга телефон тоттырып куюы белән бәйледер, мөгаен, – диде «Незабудки» төркеме тәрбиячесе Эльвира Ваһапова.
«Ландыши» төркемендә эшләүче күпьеллык стажы булган тәрбиячесе Зилә Низаметдинова да гаджетларны чиктән тыш куллану бала үсешенә начар йогынты ясый, дип исәпли. Мондый балалар үзара аралаша белми, сүзләр запасы сай була, фикерен аңлата алмый. Бу әти-әниләрнең балаларына китап укымавы белән дә бәйледер, мөгаен.
– Дәресләрдә аларга үзебез дә китаплар укыйбыз, шулай ук ата-аналарга балалары белән бергә күбрәк укырга яки шигырьләр ятларга киңәш итәбез. Әйткәндәй, шигырь ятлау хәтерне яхшырта, авазларны дөрес әйтергә өйрәтә.
Без шулай ук сөйләмне үстерү өчен артикуляция күнегүләре турында да онытмыйбыз, – диде Зилә Заһит кызы.
Артикуляцион гимнастика, ягъни авазларны әйтүдә катнашучы мускулларны ныгытучы күнегүләр эшләү, аппликацияләр, оригами ясау, пластилин әвәләү файдалы булачак.
27 сентябрьдә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр, район гәзите дә аларны шул уңайдан тәбрик итә.