Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 сентябрь 2020, 16:44

Һәркемгә аерым тариф билгеләнә

Күптән түгел ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде, аңа ярашлы страховка оешмаларының һәр машина йөртүчегә аерым тариф билгеләү мөмкинлеге барлыкка килде.

5 сентябрьдән Үзәк Банкның тарифлар коридорын киңәйтүгә бәйле күрсәтмәсе үз көченә керде, шуңа бәйле рәвештә машина белән идарә итүчеләрнең яше-стажы һәм чикләүләр коэффициенты исәпкә алына.
59 яшьтән өлкәнрәк тәҗрибәле шоферлар өчен страховка бәясе арзаная. Юл кагыйдәләрен тупас бозган, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешегә страховка оешмасы тарифны югарырак планка буенча билгеләячәк, ә авариясез йөрүчеләргә тариф мөмкин кадәр киметеләчәк. Бу яңалык юлда тәртипле йөргән шоферларга түбәнрәк тариф билгеләргә, ә юл кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә аның бәясен кыйммәтрәк итәргә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта страховка оешмалары үз сайтларында тарифны билгеләгәндә нинди факторлар исәпкә алынуын төгәл күрсәтергә тиеш. Бу факторларның барысы да аларның чынлап та авариягә йогынты ясавын күрсәткән ысуллар нигезендә актуар исәп (математик статистикага нигезләнгән страховкалауның тариф ставкаларын исәпләү) белән расланырга тиеш. Шуларның берсе – юл кагыйдәләрен тупас бозулар күләме. Шунысын билгеләп үтү мөһим, юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан ачыкланган кагыйдә бозулар гына исәпкә алына. Юл кагыйдәләрен бозуны видеокамера яздырып алган очракта, тариф күләменә йогынты ясалмый.
Страховка компаниясе сайтының «ОСАГО» бүлегендә калькулятор ярдәмендә ОСАГО полисының бәясе турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков
Читайте нас