Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
26 Сентября 2020, 14:43

Сырхауханәдә

Гыйбрәтле хикәя

Сырхауханә палатасында бик авыр хәлдә ике ир яткан. Берсе – тәрәзә буенда, икенчесе – ишек төбендә.
– Тышта нәрсәләр бар анда? – дип сораган ишек төбендәгесе.
– И-и, мондагы матурлыкны күрсәң син! – дип сөйләп киткән тегесе. – Зәп-зәңгәр күк, әллә нинди җәнлекләрне хәтерләтүче ак болытлар, түгәрәк күл, ямь-яшел урман...
Тәрәзә буенда ятучы һәр көнне палатадашына күргәннәрен җиткереп барган: көймәдән балык каптыручы балыкчылар турында, яр буенда уйнаучы балалар турында, бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча кулга-кул тотышып басып торучы гашыйк егет белән кыз турында сөйләгән.
Ул шушы матурлыкларны тасвирлаганда күршесе көнләшүеннән кара көеп яткан: «Бу нинди хәл инде? – дип уйлаган ул. – Аңа – тәрәзә буе, ә миңа – ишек төбе. Ул якты дөньяны күзәтеп хозурлана, ә мин буяулары кубып беткән ишеккә текәлеп ятарга тиеш. Кем булган соң әле ул шулкадәр? Кайда монда дөреслек?».
Бервакыт тәрәзә буенда ятучы авыруның ютәл өянәге кузгалган һәм ул тончыга башлаган.
Шәфкать туташын чакыру төймәсенә сузылырга аның көче җитмәгән, чөнки ютәлләүдән гәүдәсе катып кәкрәеп килгән. Күршесе моны күреп торган. Үзенең янәшәсендәге чакыру төймәсенә басуның бернинди авырлыгы булмаса да, ул аңа басмаган.
Күпмедер вакыттан аның тәрәзә буендагы күршесе ютәлләүдән туктап, тынып калган һәм мәңгегә күзләрен йомган.
Аны алып чыгып киткәч ишек янындагы авыру үзен тәрәзә буена күчерүләрен сораган һәм тәрәзәнең тоташ соры стенага чыкканлыгын күреп шаккаткан.
– Ничек инде? – дип сораган ул шәфкать туташыннан. – Тәрәзә стенага карый ләбаса! Күршем миңа урман, күл, болытлар, кешеләр күрүе турында сөйләп ятты.
Шәфкать туташы моңсу гына көлемсерәп куйган:
– Бу мөмкин түгел. Сезнең мәрхүм күршегез сукыр иде.
Социаль челтәрдән алынды
Читайте нас