Чишмэ
+11 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
26 Сентября 2020, 08:34
Суүткәргечне яңартып коруга подрядчы билгеләнде
Чишмәдә суүткәргечне яңартып кору буенча тендерда 11 компания катнашты. Шул ук вакытта алтысының заявкасы тиешле таләпләргә туры килми дип табылды, дип хәбәр итте РБК-Уфа.
«Уфапромстрой» җәмгыяте Чишмә поселогын су белән тәэмин итү өчен Исаковка су алу җайланмасыннан сузылган суүткәргечне яңартып корачак, ул бәяне 92,75 млн сумга кадәр – 15%ка киметергә тәкъдим итте. «Контур. Фокус» ресурсы мәгълүматларына караганда, тендер откан Уфа предприятиесе 2006 елның октябрендә оештырылган. Компания үткән елда 240,4 млн сум (+190,6%) акча эшләп 726 мең сум чиста табыш (-39,4%) алган. Агымдагы ел башына аның активлары 93,3 млн сум тәшкил иткән, балансның 95,8%ы кредит бурычына туры килгән.
Компания су һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык коммуникацияләре төзү белән шөгыльләнә.
Тәүдә үзгәртеп коруга 109,1 млн сумнан күбрәк акча бүлү планлаштырылган. Тендерда җиңүчедән килешү бәясенең 10%ын тәэмин итү таләп ителә. «Чишмә» гәзите элегрәк хәбәр итүенчә, әлеге эшләр «Чиста су» гомумдәүләт проекты буенча башкарыла, объектның тәүлегенә 8 мең кубик метр су үткәрү куәте булачак. Суүткәргеч Рәсәй Федерациясе, Башкортстан һәм муниципаль район бюджетларыннан бүленгән акча исәбенә яңартылачак.
Иң күп бәяне билгеләгәндә проект-смета ысулы кулланылган. Төзелешнең төп объектлары сыйфатында – читтәнрәк сузылган торбаүткәргечләр һәм насослар станциясе, шулай ук электр белән тәэмин итү системалары урнаштыру, территорияне төзекләндерү һәм агачлар утырту күздә тотыла. Барлык эшләр 2021 елның 20 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"