Кабинетка бер кыз килеп керде, «Мөмкинме? Тик мин куркам», – диде ул. Ачыклануынча, бишенче сыйныф укучысы Полина Евдокимова тешләрен тикшертергә килгән икән.
«Мөмкин, әлбәттә. Курыкма, мин бит карыйм гына» – дип җавап бирде аңа теш табибы.
– Кабинет яз көне үк ачылган иде, тик коронавирус таралу сәбәпле эшләмәде, аннары җәйге каникуллар башланды, һәм менә 7 сентябрьдән кечкенә пациентларны кабул итә башладым. Терапия һәм хирургия стоматологиясе буенча сертификатларым бар, күптән түгел балалар стоматологиясе буенча диплом алдым, – дип сөйләде урындагы табиблык амбулаториясе мөдире дә булган стоматолог Руслан Мөхәммәтов.
Бу әлегә районда мәктәп карамагындагы бердәнбер кабинет. Биредә барлык кирәкле заманча җиһазлар һәм препаратлар бар. Төзелгән график буенча барлык укучыларның тешләре тикшерелә, кемнекен дәваланырга кирәклеге ачыклана. Стоматолог билгеләп үтүенчә, һәр тешнең үзенчәлеге бар: дәвалау кирәкме-юкмы хәл ителә, мәсәлән, бер айдан үзләре төшәчәк сөт тешләрен дәвалап, баланы борчуның мәгънәсе юк. Ә инде сызласа, дәвалыйлар яки алалар. Әлеге вакытта Алкин мәктәбендә һәм аның филиалларында укучы балаларның 30%ының тешләре тикшерелгән. Хәзер укучылар арасында кариес киң таралган, пародонтозның берничә очрагы ачыкланган.
– Балаларны беренче тапкыр тешләрен күрсәтергә кергәндә үк бормашина тавышы белән куркытмыйм, су сиптереп авызларын чайкатам, мамык белән сөртәм, һава өрдереп киптерәм, шул ук вакытта әкият сөйли яки шигырьләр укый алам. Шулай ук тешләрен ямаганда да игътибарларын читкә юнәлтергә тырышам. Теш табибы бала хәтерендә авырту китерә торган явыз кеше булып истә калмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлим. Тешне алганнан соң аны тантаналы рәвештә балага тапшырам һәм әти-әниләренә ишетелерлек итеп, теш феясы, һичшиксез, бүләк алып килер, дип әйтәм. Әти-әниләрнең күбесе бу легенданы дәвам итә, – дип елмая Руслан Марат улы.
Мәктәп директоры Маргарита Батршина мәктәптә стоматология кабинетына ихтыяҗ булуын билгеләп үтте, һәм бу киләчәктә балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак, дигән ышаныч белдерде.