Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2020, 16:26

Үз торагың булсын дисәң – авыл ипотекасы ал

Рәсәй халкы, шул исәптән республикада яшәүчеләр өчен күптәннән ташламалы ипотека программасы эшли – ул авыл ипотекасы.

«Россельхозбанк»ның Чишмә филиалы директоры Альбина Ганиева билгеләп үтүенчә, әлеге ипотеканы алырга теләүче чишмәлеләр күп. Чишмә районы заем алучылар саны буенча, Уфадан һәм Стәрлетамактан кала, республикада өченче урында тора.
– Ипотека бик түбән – бер елга 2,7% ставка белән бирелә (гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштермәсәң – 3,0%). РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 31 маендагы 696нчы карарында әлеге процент ставкасы кредит бирүнең бөтен чорына гамәлдә булачак, дип язылган. Бу ипотеканың өстенлеге шунда – минималь беренчел взнос нибары 10% тәшкил итә. Бу җыйган акчаң күп булмаса да йорт яки фатир сатып алырга, төзелеш башларга мөмкинлек бирә. Ул шулай ук яшьләргә үз районнарында калу өчен яхшы мөмкинлек, өстәвенә, район Башкортстан башкаласына бик якын урнашкан. Банкка яшь гаиләләр генә түгел, балалары өчен ипотека алырга теләп 60 яшьтән өлкәнрәкләр дә мөрәҗәгать итә. Чөнки аны 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге гражданнар алала. Аларның шәхси хуҗалык алып баруы да өстәмә керем буларак санала. Ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бер генә тапкыр бирелә, чөнки программада бер тапкыр гына катнашырга мөмкин. Яңадан алырга теләгән заемчыларга ипотека бирелмәячәк, – дип билгеләп үтте Альбина Рамил кызы.
«Россельхозбанк»ның Чишмә филиалы мәгълүматларына караганда, 14 сентябрьгә 61 гаилә 113 меңнән күбрәк күләмдә ташламалы ипотекадан файдаланган инде. Банкта тагын 50дән артык гаиләнең гаризасы бар, аларга җәмгысы 150 млн сум ипотека акчасы бирелергә тиеш.
Шуны да искәртик: авыл ипотекасының төп һәм бердәнбер җитди шарты – кредитны максатка ярашлы алу, ягъни сез аны авыл җирендә әзер торак сатып алуга, булган җир участогында подряд килешүе буенча йорт төзүгә, авыл җирлегендә төзелеп килүче йорттан фатир сатып алуга тота аласыз.
– Яшь гаилә яки кем дә булса авыл ипотекасын алырга теләсә, консультация сорап безнең банк белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Тик шунысын да билгеләп үтү мөһим, озакка сузарга кирәкми. Шул исәптән, теләсә кайсы ипотеканы алгандагы кебек, биредә дә бурычыңны вакытында түләү мөһим. Шулай итеп, әгәр сез түләүне 3 айга һәм аннан да күбрәк вакытка кичектерсәгез, әлеге программадан автомат рәвештә төшеп калачаксыз, – дип кисәтте Альбина Ганиева.
Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтү мөһим, «Россельхозбанк»ның Чишмә филиалы районның авыл Советларында халык белән очрашулар оештырырга, аларга авыл ипотекасы шартлары турында сөйләргә, консультация бирергә планлаштыра.
Шунысын да билгеләп үтик, авыл ипотекасын, «Россельхозбанк»тан тыш, Саклык банкында, шулай ук «Центр-Инвест», «Левобережный», «Ак Барс», Ерак Көнчыгыш банкында, «Банк Дом РФ» АҖ, «Энергобанк» АКБ, РНКБда алырга мөмкин, аларның бүлекчәләре Чишмәдә юк.
Безнең белешмә
10 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, «Россельхозбанк»ның Башкортстан филиалы авыл ипотекасы программасы буенча 1147 ташламалы кредит биргән, аларның гомуми суммасы 2 млрд 356 млн сум тәшкил итә. 2 млрд 552 млн сумлык 1108 гариза карау стадиясендә. Заем алырга теләүчеләрнең күбесе торак сайлаганда җир участогы булган йортларга игътибар итә, ә авыл ипотекасын рәсмиләштерүчеләр арасында яртысыннан күбрәге – 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр.
Читайте нас