Властьлар көннәрнең салкынаюын көтмәскә, безнең йортларга һәм фатирларга җылыны хәзер үк бирергә карар итте. Бу бик дөрес – хәл болай да киеренке: коронавирус, грипп яный, меңләгән кеше йөткерә.
Әлеге вакытта организмны өшетү бик хәвефле!
Җылылыкны теләсә кайсы вакытта «кабызырга» мөмкин
Закон буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җылылыкны һаваның уртача тәүлеклек температурасы биш көн эчендә 8 градустан югары күтәрелмәгән очракта бирергә тиеш. Бу Рәсәй Торак кодексында язылган. Һәр шәһәр яки район җылыту мизгелен башлау турындагы карарны үзаллы кабул итә. Уфа хакимияте, мәсәлән, узган атнада кампаниягә старт бирү турында игълан итте. Калган шәһәрләр һәм районнар якын көннәрдә кушылачак.
Әмма күп катлы йортларда яшәүчеләр салкыннарны көтмәскә, ә җылыту мизгелен теләгән вакытта башларга хокуклы. Моның өчен фатир милекчеләренең гомум җыелышын уздырырга, анда «кабызабыз» дигән карар кабул итәргә һәм аны идарәче компаниягә җибәрергә кирәк. Әгәр дә йорт техник яктан җылылык җибәрүгә әзер икән, чимал белән тәэмин итүче компания аны җылытуга тоташтыра. Мөһим момент – бу сезнең фатир өчен түләүләрдә чагылыш табачак. Без барыбыз да җылы өчен фактик куллану буенча түлибез: никадәр күбрәк яндырсак, исәп шулкадәр күбрәк киләчәк.
Батареяләр кайчан җылыначак?
Бүген җылыту мизгеле башланды да, иртәгә өйдә җылы булачак, дип уйлау дөрес түгел. Бу шактый катлаулы технологик процесс, ул гадәттә берничә көнгә сузыла. Беренче чиратта балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм башка социаль объектларны, ә аннары инде торак йортларны тоташтыралар.
Кайвакыт бер бүлмәдә җылы була, икенче бүлмәдә юк, ләкин мондый хәл озакка сузылмый. Җылы килү тоткарлану еш кына һава бөкесенә бәйле була. Һаваны подвалдан яки өске катта яшәүчеләрнең торбаларыннан чыгаралар. Моңа, әгәр элек беркайчан да эшләмәгән булсагыз, үзаллы алынмагыз – басым нәтиҗәсендә вентиль чыгып очарга мөмкин һәм бөтен фатир кайнар су белән тулачак!
Җылылык өчен яңача түлибез
Сентябрьдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен түләүләр кәгазенә кире «җылыту» графасы кайта! Элек без «исәпләнгән норматив» буенча түли идек һәм ел саен идарәче компанияләр яңадан исәпләү үткәрә иде: әгәр узган кыш җылы булса, яңадан исәпләү кулланучы файдасына килеп чыга һәм акчаның бер өлешен кире кайтаралар. Салкын булса, кешеләр өстәп түләргә тиеш була. Узган кышта исә бөтен республика яңача түләү системасына күчте – безгә исәпләрне ел әйләнәсенә түгел, ә җылыту мизгелендә генә җибәрәләр. Бу уңайлы һәм гадел – үз йортың буенча чыгымнарны ел ахырында түгел, шунда ук күрергә мөмкин, һәм бернинди дә өстәмә исәпләүләр юк. Урамдагы һава торышына карап, түләү ай саен төрлечә булачак. Прибор күпме исәпләгән, шулкадәр түләргә туры киләчәк.
Фатирда салкын булса, нишләргә?
Норма буенча, фатирда батареяләр тигез җылынырга тиеш. Торак биналарда һава температурасы +20 градустан да түбәнрәк булмаска, ә почмактагы бүлмәләрдә +22 градус булырга тиеш. Закон гадәттән тыш хәл булган очракта җылытуны сүндерергә рөхсәт итә, әмма аена 24 сәгатьтән дә күп вакытка түгел. Шул ук вакытта фатирдагы һава температурасы
+12 булганда – берьюлы 16 сәгатьтән дә артык булмаган вакытка
+10нан +12гә кадәр булганда – берьюлы 8 сәгатьтән дә артык булмаган вакытка
+8дән +10га кадәр булганда – берьюлы 4 сәгатьтән дә артык булмаган вакытка.
Бу «Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре»нең 1нче кушымтасында язылган, ул Хөкүмәтнең 2011 елның 6 маендагы 354 санлы карары белән расланган. Аның үтәлеше өчен сезнең идарәче компания җавап бирә.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау буенча ufacity.me иҗтимагый оешмасы юристлары торак хезмәтләрен барлык мөһим булмаган эшләрен ташлап, сезнең янга йөгерергә мәҗбүр итүче җентекле инструкция әзерләгән.
1) Йорт белән идарә итүче компаниянең диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз, сезнең гаризаны кабул иткән диспетчерның исем-фамилиясен, заявканың номерын, көнен язып алыгыз. Шалтырату вакытыннан соң вакыт исәбе башлана. Хезмәткәрләрнең фатирга килү һәм акт төзү өчен ике сәгать вакыты бар.
2) Температураны үлчәү акты ике нөсхәдә төзелә. Бер күчермәне идарәче компания хезмәткәрләре үзләренә ала, икенчесе сездә кала. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре «үз күчермәгезне соңыннан алырсыз» дип әйтерләр, мөгаен. Үзегезнекен алыгыз! Соңыннан сезгә аны берәү дә бирмәячәк, ә актсыз нидер исбатлау мөмкин түгел эш. Җитешсезлекне төзәткәннән соң алар шулай ук температура нормативка килде, дип ике нөсхәдә акт төзергә тиеш. Әлеге акт төзелгәннән соң гына хезмәт күрсәтүдә җитешсезлеккә юл куелган чор тәмамланган дип санала.
3) Әгәр сез шалтыратканнан соң ике сәгать эчендә беркем дә килмәсә, өч күршегезне чакырыгыз һәм үзегез ирекле формада акт төзегез. Анда шул көнне шул вакытта заявка бирелде, ике сәгать дәвамында беркем дә килмәде, дип языгыз һәм нинди градусник ярдәмендә температураны үлчәвегезне һәм һәр бүлмәдә ничә градус җылылык булуын языгыз. Актта датаны, вакытны, кем язганын күрсәтегез, идарәче компания хезмәткәрләре килмәде, дип теркәгез. Аңа мотлак рәвештә өч кеше кул куя! Күбрәк мөмкин, азрак ярамый. Актның күчермәсен үз идарәче компаниягезгә почта яки сайт аша җибәрегез.
4) Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре барысын да төзәткәннән соң, аларга яңадан хат языгыз, анда сезнең беренче шалтыратуыгыздан алып соңгы акт төзелгәнгә кадәр вакытта «Җылыту» хезмәтен сыйфатсыз күрсәткән өчен яңадан исәпләүне таләп итегез. Идарәче компания сезне ЕРКЦга җибәрергә тырышыр, мөгаен. Бу законсыз, чөнки закон буенча бу эшләрне нәкъ идарәче оешма башкарырга тиеш.