Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2020, 16:08

Прививка ясату һәм витаминнар турында онытмагыз

Чишмә районында халыкка гриппка каршы прививка ясау дәвам итә.

Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлегендә хәбәр итүләренчә, быел көз А һәм B тибындагы грипп вирусларының дүрт штаммы көтелә, шуларның өчесе яңа төрдә булачак. Грипп һәм коронавирус инфекциясе вирусларының бер вакытка туры килүе алдагы эпидемия мизгеленең төп үзенчәлеге булырга мөмкин, шуңа күрә үзеңне саклау өчен прививка ясату мөһим.
Коронавирус таралу сә-бәпле, халыкның кимендә 60%ына вакцина ясау планлаштырыла, шуның 45%ы – федераль бюджет исәбенә. Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, 16 сентябрьгә федераль бюджет исәбенә 273 студентка (план буенча 300), 590 – медикка, 900 – мәгариф хезмәткәренә, 50 – транспорт хезмәткәренә, торак-коммуналь хуҗалыкта эшләүче 60 кешегә һәм кошчылык фабрикасында эшләүче 40 хезмәткәргә, шулай ук хәвеф төркемендә булган 1690 кешегә (план буенча – 3720) прививка ясалган. План буенча 5300 балага, шул исәптән алты айдан алты яшькә кадәрге 1500 сабыйга прививка ясалырга тиеш. Халыкның бу категориясе өчен әлегә вакцина кайтарылмаган. Калган 3800 ба-ла – бу беренче-унберенче сыйныф укучылары, аларның 170енә генә прививка ясалган.
– Сентябрь башында, күпләп иммунлаштыру башланыр алдыннан, туберкулез чирен башлангыч чорда ачыклау максатында балаларга прививка ясалды. Бүгенге көндә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар бар, шуңа күрә прививкага ихтыяҗ күзәтелә. Вакцинаны тавык аксымына яки препарат компонентларына аллергия булган, хроник авыруы кискенләшкән, йогышлы чир белән авырган яки авыруның беренче билгеләре (баш авырту, борын тыгылу һ. б.) күзәтелгән кешеләргә ясатырга ярамый. Федераль бюджет исәбенә вакцина ясауны 25 сентябрьгә тәмамларга планлаштырабыз, – дип билгеләде табиб-эпидемиолог Наил Вәлиәхмәтов.
Витаминнар, шулай ук суган, сарымсак, керән, чөгендер кебек табигый ризыклар куллану вируслардан сакланырга һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Битлек киеп йөрү турында да онытырга ярамый, чөнки ул чир йоктырмаска, шулай ук үзегез авырган очракта тирә-юньдәгеләргә вирус таралмасын өчен дә ярдәм итә. Битлекне ике сәгать саен алыштырырга, ә өйгә кайткач кулларны сабынлап юарга онытмагыз.
Шуны истә тотыгыз, һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы.
Фото: «Башинформ» МА, Валерий Шахов
Читайте нас