Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2020, 13:25

Дөньяны яшелләндерик һәм бер-беребезгә таба адым ясыйк!

18 сентябрьдә Алкин-2 авылында берьюлы ике чара – «Адым яса!» дип аталган дуслык һәм игелек фестивале һәм «Яшел Башкирия» экологик акция үтте.

Бу чараларның мәктәп янында үтүе авылга килеп керү белән аңлашылды: шул тарафтан җыр-моң агылды, төрле төстәге шарлар күренде, спорт мәйданчыгында әзерлек бара иде.
«Яшел Башкирия»нең нинди чара булуын күпләр белсә дә, «Адым яса!» фестивале сораулар тудырды.
– «Адым яса» – уртак кызыксыну буенча оешмаларны, клубларны берләштерүче, яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүче, иҗади үсешне пропагандалаучы чара. Һәм бүген биредә Чишмә районы, аерым алганда Алкин-2 авылы берләшмәләре белән комплекслы танышу һәм балаларны аларның эшчәнлеге белән таныштыру булачак, – диде БР Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина.
Һәр берләшмәнең нәрсә белән шөгыльләнүен тулы итеп тасвирлавы һәм мәгълүмат бирүе, шулай ук бөтен җирдә практик өлеш булуы аның күңеленә хуш килде.
Шул ук вакытта агачлар да утыртыла, монысы бигрәк тә әйбәт, чөнки әлеге вакытта экология темасы аеруча көнүзәк, дип исәпли ул.
Бу көнне биредә Алкин-2 ветераннары советы, Әфганстан ветераннары берлеге, район музее, «Яшел Башкирия» станциясе, район китапханәсе, «БлагоТвори» волонтерлык хәрәкәте, «Сердәшләр» клубы, БР чик буе гаскәрләре ветераннары берлеге вәкилләре дә бар иде.
Фестивальдә сигез команда катнашты: Алкин мәктәбе филиалында укучы балаларның әти-әниләре катнашлыгындагы өч команда, яшьармиячеләр командасы, шулай ук 7, 8, 9 һәм 10нчы сыйныфлар командалары, алар һәр берләшмәнең эшчәнлеге белән танышырга һәм практик биремнәрне үтәргә тиеш иде. Биремнәр кызыклы булды, командаларда катнашучылар аларны һәвәсләнеп һәм бик теләп башкардылар. Мәсәлән, чик буе гаскәрләре ветераннары хәрби тема буенча сораулар әзерләгәннәр иде, волонтерлар чүп-чарны сортларга аерып «Кәгазь», «Пластик», «Пыяла» дип язылган аерым тартмаларга салырга, район китапханәсе хезмәткәрләре аш-суның нинди милләтнеке булуын әйтергә һәм курай көпшәсеннән уен коралы ясарга тәкъдим иттеләр.
Чарага авыл халкы да күп килде.
– Бирегә килүебезгә бик шатбыз, шундый бәйрәмнәрне сагынып та өлгердек. Балаларым Артем белән Елизаветаны да алып килдем, нинди берләшмәләр эшләвен күрсеннәр, белсеннәр. Мондый кызыклы фестивальләр ешрак үткәрелсен иде, – диде Альбина Никифорова.
Лесной авыл Советы биләмәсе башлыгы Ринат Кулбаев билгеләп үтүенчә, фестиваль гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшыру, балалар, укытучылар, әти-әниләр һәм чарада катнашкан берләшмәләр бер-берсе белән уртак тел тапсын, хезмәттәшлек алып барсын дигән максатта үткәрелде.
– Ә инде «Яшел Башкирия» акциясе бу көнне «Дөньяны яшелрәк һәм чистарак ит!» девизы белән тулыландырды. Бүген һава торышы да бик яхшы булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 45 чыршы, 70 ми-ләш, 70 юкә агачы, 35 каен һәм 20 юкә үсен-тесен хәрби урманчылык бирде. Мәктәп территориясендә генә түгел, шулай ук авылдагы күп фатирлы йортлар алдына да агачлар утыртыла, – дип хәбәр итте ул.
Акция һәм фестиваль тәмамлангач арыган, әмма канәгать калган балаларны, ата-аналарны һәм чарада катнашучыларны кыр кухнясы көтте, һәм район Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт булды.
Читайте нас