Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 сентябрь 2020, 18:41

Андрей Назаров республика Премьер-министры булды

Андрей Назаров республика Хөкүмәте Премьер-министры итеп билгеләнде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров пәнҗешәмбе, 17 сентябрьдә, БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның 26нчы утырышында аны әлеге вазифага билгеләү турындагы указга кул куйды.

– Без Андрей Геннадьевичны, Башкортстанның икътисади куәтен ныгыту өчен күп эш башкарган, илебез өчен күләмле эшләрдә үзен лаеклы күрсәткән көчле җитәкче буларак беләбез, – диде Радий Хәбиров.
Ул Андрей Геннадьевичның Премьер-министрның беренче урынбасары вазифасында эшләгәндә икътисад үсеше, бюджет, финанслар һәм дәүләт милке белән бәйле катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итүен билгеләп үтте. Аның җитәкчелегендә кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру, пандемия нәтиҗәләрен бетерү, бюджет чыгымнарын көйләү, төбәк белән идарә итү үзәген булдыру буенча нәтиҗәле эш җайга салынган.
– Мин бу урында (республика Хөкүмәте Премьер-министры) тормышта нинди дә булса уңышларга ирешкән кеше эшләвен теләр идем. Аның өчен бу урын ниндидер меркантиль максатларга ирешү ысулы булмасын иде, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Асылда, ул күптән федераль дәрәҗәдәге хезмәткәр, чын лидер, безнең ышанычлы иптәшебез һәм фикердәшебез булып тора.
Андрей Назаровның төп максаты – республиканы алга җибәрү, «кешеләр аның турында хөрмәт белән искә алсын өчен үзе һәм эшләгән еллары турында яхшы истәлек калдыру», дип ышаныч белдерде ул.
Пленар утырышта Андрей Назаров кыскача программа белән чыгыш ясады, анда ул үзе планлаштырган эшчәнлек турында хәбәр итте, депутатларның сорауларына җавап бирде. Республика парламенты, фикер алышу нәтиҗәләре буенча, аның кандидатурасын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазифасына бертавыштан хуплады.
Министрлар кабинетының яңа составы ай дәвамында тупланачак. Андрей Назаров кискен үзгәрешләр көтелми, дип белдерде.
– Билгеле булуынча, соңгы вакытта безнең игътибар үзәгендә булган яңа өстенлекләрнең берсе – федераль үзәк белән эшләү. Быел коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, безнең салым һәм салым булмаган керемнәр 30 миллиард сумга диярлек кимеде, – дип искәртте Премьер-министр. – Шуңа да карамастан, быел төбәк бюджеты без көткән күләмдә генә үтәлмәячәк – 251 миллиард сум, аны тагын да арттырачакбыз. Федераль бюджеттан акча җәлеп итү исәбенә бюджет үтәлеше 256 миллиард сум булачак.
Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, республика Премьер-министры итеп билгеләнү аның өчен зур дәрәҗә, чөнки ул Башкортстанда туып-үскән.
– Без икътисад, сәнәгать үсеше буенча өстенлекләрне сакларбыз. Шул ук вакытта өстәмә тармак – туризм булачак, – дип ассызыклады Андрей Назаров, һәм республиканың рекреацион мөмкинлекләре булуын билгеләп үтте.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков
Читайте нас