Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 сентябрь 2020, 14:43

Диспансерлаштыру башланды

Чишмә үзәк район дәваханәсендә хәбәр итүләренчә, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр башланган.

Моның өчен регистратурага кермичә, поликлиниканың 4нче катындагы 435нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, медицина полисы, ИНН, СНИЛС булырга тиеш.
– Шимбә көнне диспансерлаштыру беренче каттагы 101нче кабинетта үтә. Чәршәмбе көн, элекке кебек, бердәм диспансерлаштыру көне булып тора (435нче кабинет). Дәваханәдә шулай ук юан эчәклектә яман шеш булу-булмавын тикшертергә мөмкин. 2020 елда 2000нән артык шундый тикшерү үткәрелде, ун кешедә иртә стадиядә туры эчәктә яман шеш булуы ачыкланды һәм 52 кешенең туры эчәклегеннән полиплар алынды, – дип хәбәр итте Чишмә үзәк район дәваханәсе поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова.
1980, 1978, 1976, 1974, 1972, 1970, 1968, 1966, 1964, 1962, 1960, 1958, 1956, 1955, 1954, 1953, 1952, 1951, 1950, 1949, 1948, 1947, 1946, 1945 елларда туган чишмәлеләргә скрининг үтү өчен дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә һәм анализга тизәк тапшыруга юллама алырга, тизәкне 412нче кабинетта калдырырга кирәк, кабул итү көн саен 8дән 16 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Район дәваханәсе идарәлеге поликлиникада булганда эпидемиягә каршы чараларны үтәүне: битлек һәм перчатка киюне һәм кимендә 1,5 метр социаль дистанция саклауны сорый.
Читайте нас