Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 сентябрь 2020, 19:35

Түләүсез прививка кемнәргә ясала?

Гриппка каршы вакцинация үткәрүгә бәйле иң мөһим сорауларга җавап бирәбез

Сентябрь-октябрь – гриппка каршы прививка эшләтү өчен иң кулай вакыт. Быел коронавирусның ихтимал булган икенче дулкыны фонында иммунитетны ныгыту, үзеңне һәм якыннарыңны саклау аеруча мөһим. СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белгечләре белән берлектә вакцинация буенча иң актуаль сорауларга җавап бирәбез.
Прививка? Ул нигә кирәк?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен планетаның һәр бишенче кешесе грипп йоктыра, 250 меңнән алып ярты миллионга кадәр кеше үлә. Ел саен!
Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, гриппка каршы прививка авыру йоктыру куркынычын – якынча бер ярым тапкырга, дәваханәгә салу зарурлыгын – ике тапкырга, хәлнең катлаулануын һәм үлем очракларын юк дәрәҗәсенә кадәр киметә.
Вакцина ничек эшли?
Гриппка каршы вакцина иммун системасына грипп вирусына каршы көрәшү өчен антитәнчекләр эшләргә ярдәм итә. Антитәнчекләр – ул организмда микробларны һәм вирусларны күрүче һәм аларга каршы көрәшүче аксым. Ике атнадан соң сезнең организмда иммунитет барлыкка килә, бер айдан ул тулы көченә эшли башлый һәм бер елга кадәр саклана. Нәкъ менә шуңа күрә прививканы ел саен һәм ноябрь башыннан да соңга калмыйча ясарга киңәш итәләр. Эпидсезонга якынайган саен иммунитет барлыкка килеп өлгерә алмау куркынычы югарырак. Авыруның иң югары ноктасы гыйнвар ахыры – февраль башына туры килә.
Бу түләүлеме, әллә бушлаймы?
Күпме тора?
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Прививканы ясату бушлай. Моңа, беренче чиратта, түбәндәге категория гражданнар хокуклы:
- 6 айлык һәм аннан өлкәнрәк балалар,
- мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары,
- медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт, коммуналь өлкә хезмәткәрләре,
- авырлы хатыннар,
- 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр,
- хәрби хезмәткә чакырылучылар,
- хроник авырулар, шул исәптән үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, метаболизмнары бозылган һәм тән авырлыклары артык кешеләр.
Калганнар да бушлай прививка ясата ала, ләкин бераз соңрак. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк – анда вакцинация сроклары һәм тәртибе турында хәбәр итәчәкләр. Көтәргә теләмисез икән, вакцинаны шәхси клиникада да ясатырга мөмкин, бу 1000 сум тирәсе тора.
Авырлы хатын-кызларга гриппка каршы прививка ясарга мөмкинме?
Мөмкин һәм кирәк тә. Ләкин сыйфатлы вакцина сайлагыз. Яңа гына бала тапкан һәм имезүче әниләргә дә прививка ясатырга киңәш ителә: хатын-кызларның хәлсезләнгән организмы инфекцияләргә бик тиз бирешә, ә грипп авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моннан тыш, мондый прививкалар – нарасыйны курчалауның тагын бер ысулы, чөнки барлык саклагыч күзәнәкләр дә балага ана сөте белән тапшырыла.
Балага минем ризалыгымнан башка прививка ясый алалармы?
Юк, ясый алмыйлар. Закон буенча, прививка – ул пациент ризалыгы белән башкарыла торган медицина манипуляциясе. Балигъ булмаган балага прививка ясау өчен ата-аналарның берсе яки законлы вәкил язма ризалык бирергә тиеш.
Прививкадан соң авырырга мөмкинме?
Вакцина грипп белән авыруга юл куймый, чөнки җитештерү процессында, вирусның иммунитет формалаштыру сәләтен генә саклап, авыруны китереп чыгару үзлеген «үтерәләр». Әгәр дә сез прививка ясатып, шулай да авыргансыз икән, бу түбәндәгеләрне аңлата:
- башка вируслы инфекция барлыкка килгән;
- грипп вирусын иммунитет формалашмаган чорда эләктергәнсез (моның өчен бер айга якын вакыт кирәк);
- моның чыннан да грипп булу ихтималы бар, ләкин прививка ясау нәтиҗәсендә ул җиңел һәм катлаулыкларсыз узачак.
Вирус даими үзгәреп тора икән, табиблар нинди прививка кирәклеген каян белә?
Грипп вируслары, чыннан да, даими үзгәреп тора, нәкъ менә шуңа күрә гриппка каршы вакцина ел саен яңартыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ел саен үткәрелүче тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр нигезендә вакцина составы
буенча тәкъдимнәр әзерли. Моннан тыш, узган елгы препаратларның нәтиҗәлелеге статистикасы да исәпкә алына. Быел, мәсәлән, вакцинада штаммның дүрт компоненты бар. Әгәр кызыксынсагыз, менә аларның атамалары:
- A/Guangdong-Maonan/SWL1536/2019 (H1N1) pdm09 кебек вирус;
- A/Hong Kong/2671/2019 (H3N2) кебек вирус;
- B/Washington/02/2019 (B/Victoria lineage) кебек вирус;
- B/Phuket/3073/2013 (B/Yamagata lineage) кебек вирус.
Нинди очракларда прививка ясатырга ярамый?
Башка вакциналар кебек үк, гриппка каршы прививка ясатуга бәйле дә кайбер чикләүләр бар. Түбәндәге очракларда аны эшләтергә ярамый:
- Тавык аксымына аллергиясе булганнарга. Кайбер вакциналарда аның кисәкчәләре була. Аллергия турында табибны кисәтергә кирәк.
- Алты айга кадәр балаларга.
- Элегерәк препаратның берәр компонентына реакцияләр булган очракта.
- Гриппка каршы прививканы медицина күрсәткечләре буенча вакытлыча ясатырга ярамаса. Бу кискен инфекция белән авырган яки хроник авыруы кискенләшкән һәркемгә кагыла. Бу очракта ким дигәндә ике-дүрт атна – тулысынча сәламәтләнгәнгә кадәр көтәргә кирәк. Әгәр сездә авыру симптомнары күзәтелсә: баш авыртса, борыныгыз тыгылса һәм буыннарыгыз сызласа, шулай ук прививка ясатудан тыелырга кирәк.
Вакцинациягә ничек әзерләнергә?
Күпчелек кешеләргә гриппка каршы вакцинация үткәрүгә махсус әзерлек таләп ителми. Гриппка каршы вакцинаны, туберкулезга каршы булганыннан тыш, теләсә кайсы башка вакцина белән берләштерергә дә мөмкин. Бердәнбер шарт – ике төрле вакцина тәннең төрле өлешләренә кертелергә тиеш.
Читайте нас