– Планнарыбыз зурдан – 680–690 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртергә ниятлибез. Ягъни эшкәртү мизгеле якынча февраль ахырына кадәр дәвам итәр дип уйлыйбыз, безнең заводта бу кадәр күләмдәге чимал беренче тапкыр эшкәртелә. Соңгы берничә көндә базарда шикәр комы бәясенең артуы күзәтелә, шуңа күрә 2017 елдагы кебек бәяләр сәясәте булыр, дип уйлыйм, бу куанычлы, әлбәттә, – дип хәбәр итте шикәр заводының генераль директоры Юрий Баримбойм.
Исегезгә төшерәбез, үткән елгы эшкәртү мизгелендә шикәр комына бәяләр түбән булды.
– Хәзер чөгендер түбен чыгарып түкмибез, киптереп грануллаштыру һәм сату юлы белән акчага әйләндерә башлыйбыз. Кытайга 11 мең тонна грануллаштырылган чөгендер түбе озату буенча килешү төзелде, 1 октябрьдән җибәрә башлаячакбыз, – диде Юрий Геннадьевич.
Үткән мизгелдә 4 мең тонна түп, 1,5 мең тонна меласса һәм җитештерелгән 89 мең тонна шикәр комының 40 мең тоннасы чит илгә чыгарылган. Продукцияне Балтыйк буе һәм Урта Азия илләре сатып алган. Шикәр комы, нигездә, үзебездә сату өчен җитештерелсә, грануллаштырылган түп чит илләргә җибәреләчәк.
Завод сентябрь ахырына грануллаштырылган түп җитештерү җайланмасын үзгәртеп коруны тәмамлый. Ул шикәр комы җитештерелгәннән соң барлыкка килгән калдыкларның барлык күләмен киптерә алачак, аннан кыйммәтле мал азыгы ясала.
23–25 мең тонна гранула җитештерү планлаштырыла. Чөгендернең шикәрлелегенә килгәндә, әлегә ул 15 проценттан артып китә, соңрак 20 процентка җитәргә тиеш. Әйткәндәй, бу мизгелдә завод «Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында үстерелгән чимал белән 80% тәэмин ителгән.
Түпне грануллаштыру җайланмасын үзгәртеп кору буенча проект җитәкчесе Владимир Зимонин билгеләп үтүенчә, тәүлегенә 200–300 тоннага кадәр чөгендер түбе киптерү барабанын һәм Германиядә җитештерелгән ваклагычны урнаштыру тәмамланып килә. Аның сүзләренә караганда, бу эшләр сентябрь ахырында – октябрь башларында тәмамланачак һәм файдалануга тапшырылачак. Эшләр нәтиҗәсендә заводта ким дигәндә ике мөһим бурыч – әлегә кадәр җитештерү калдыгы булган түпне эшкәртү һәм экология турында кайгырту мәсьәләсе хәл ителәчәк, чөнки әче түп (жом) 4нче класс хәвефлелектәге калдык булып тора.
Әлеге вакытта завод тәүлегенә 4 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртә. Чишмә шикәр заводы алдына якындагы дүрт елда җитештерүчәнлекне тәүлегенә 6000 тоннага кадәр арттыру бурычы куелган. Шуңа ярашлы, шикәр, патока һәм грануллаштырылган түпне саклау өчен склад биналарын арттыру ниятләнә.