Чишмэ
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 сентябрь 2020, 13:24

Чишмәдә Милли киемнәр көне үтте

11 сентябрьдә республика халкы, шул исәптән Чишмә районында яшәүчеләр яңа бәйрәм – Милли киемнәр көнен бәйрәм иттеләр.

Бу көнне Чишмә поселогында район Хакимияте каршындагы мәйданда Тарих-крайны өйрәнү музее, Мәдәният сарае хезмәткәрләре, фольклор коллективлар һәм Чишмә районының башка оешмалары катнашлыгында бәйрәм чарасы узды.
Район китапханәсе тарафыннан тематик күргәзмәләр әзерләнде, музей хезмәткәрләре «Гасырлар белән сыналган дуслык» күргәзмәсе кысаларында «Чишмә районында яшәүче биш милләтнең мәдәнияте» темасына лекция үткәрде. Чарага килүчеләр бәйрәм халәте белән хозурланып кына калмадылар, шулай ук милли киемдә фотога да төшә алдылар. Бер кыз: «Нәнәй, кара әле, телефон галереясында 88 фотография иде, ә хәзер 199 булды, менә бу милли киемне дә фотога төшермәгәнмен бит әле», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты. Безнең якта яшәүче халыкларның милли мәдәнияте белән кызыксыну мактауга лаек.
– Оныкларым Лиана һәм Олеся өчен җанатарга килдем, бәйрәм тамашасы бик кызыклы булды. Кызларым да бәйрәм программасында катнаша, алар өч ел «Задоринки» балалар коллективында халык һәм заманча биюләр белән шөгыльләнә. Мондый бәйрәмнәр кешеләрне якынайта, мин үзем татар милләтеннән. Мин дә, әти-әниләре дә аларның кызыксынуын хуплыйбыз, дәресләргә йөртәбез. Чөнки бу – халык хәтере, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне белеп тәрбияләнергә тиеш, дип саныйбыз, – диде Бабик авылында яшәүче Ләлә Миңнебаева.
Бәйрәм чарасы милли киемнәрдәге фольклор коллективларның Дуслык аллеясы буйлап парады белән башланып китте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм тамашачыларда соклану уятты. Парадта катнашучылар халык җырларын башкардылар, гармун, курай һәм башка милли уен кораллары моңнары агылды.
Соңыннан «Надежда» ветераннар хоры, районның «Гөлнәзирә», «Ахирәтләр», «Рябинушка», «Умарина», «Червона калына» фольклор коллективлары, Игнатовканың «Сударушка» һәм Алкин Мәдәният йортының «Марусенька» рус фольклор коллективлары, район Мәдәният сараеның «Задоринки» бию коллективы катнашлыгында концерт булды.
Концерт барганда яңгыр башлануга карамастан, чишмәлеләр рәхәтләнеп йөрәккә якын булган халык җырларын тыңладылар, «Задоринки» биюләрен сокланып карадылар, чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр, хәтта биюгә төшүчеләр дә булды. Халык үзизоляция чорында мондый чараларны сагынып өлгергән, күрәсең.
Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң барлык фольклор коллективлар бергәләп Дуслык җырын башкардылар. Җыелган халык концертта катнашучыларны «Афәрин!», «Бәйрәм өчен рәхмәт!», «Бик яхшы булды!», дигән сүзләр белән алкышларга күмделәр.
Бу көнне республикада тематик күргәзмәләр, акцияләр булды. Интернет киңлекләрендә дә зур бәйрәм башланды, һәркем милли киемдә фотога төшеп, аларны #МинемМиллиКием, #МиллиКием хэштегы белән социаль челтәрләргә куя алды.
Читайте нас