Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 сентябрь 2020, 17:37

Кымыз җитештерү һәм атчылык турында

Ат итен дәваханәдә туклану рационына кертү ихтимал.

Хәзерге вакытта диетологлар белән консультация үткәрелә.
Бу хакта күчмә «Авыл сәгате» утырышында Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме, бәясе кулай булсын.
– Фермерларга нәселле репродукторлар, шулай ук ит продукциясен эшкәртүче кечкенә сугым цехлары булдыру өчен дәүләт субсидияләре бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Урал аръягы фермерлары шундый проектлар тәкъдим итсә, без аларны, һичшиксез, «Инвестиция сәгатьләрендә» карап, бюджеттан сизелерлек ярдәм күрсәтер идек. Сезне бер айдан анык идеяләр белән көтәм, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Чираттагы «Авыл сәгате»нең темасы республикада спорт чараларына һәм продуктив атчылык мәсьәләсенә багышланды. Күпләр белүенчә, Уфада даими рәвештә «Терра Башкирия» спорт турниры уза, анда республиканың 54 районы катнаша. Әмма спорт өчен ат үрчетү үсешен квалификацияле кадрларга җитди кытлык тоткарлый.
Рәсәйдә һөнәри атчылар әзерли торган бердәнбер төбәк – Воронеж өлкәсе. Планда – Уфа ипподромы карамагында Воронеж җайдаклар мәктәбе филиалын ачу.
БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов сөйләвенчә, безнең төбәк узган елда кымыз җитештерү буенча Рәсәйдә беренче, һәм атлар саны буенча Якутиядән соң икенче урын алган. Төбәктә ел саен 8,9 мең тонна ат ите җитештерелә.
– Башкортстанда ат үрчетүнең милли традицияләрен саклау, кымыз җитештерү, токымлы атларны ипподромда сынау, яшь атлар сатып алу өчен дәүләт ярдәме каралган.
Өч елда республика бюджетыннан әлеге максатларга юнәлдерелгән акчаларның гомуми күләме 210 миллион сум тәшкил итәчәк, – дип билгеләп үтте Илшат Фәзрахманов.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең нинди кыенлыклар белән очрашуы турында да сүз барды. Әйтик, еш кына кибет киштәләрендә сыер сөтеннән җитештерелгән кымызны күрергә була. Аңлашыла ки, бу эчемлекнең ат кымызы белән бернинди уртаклыгы юк.
Радий Хәбиров сөт эчемлекләренең ничек сатылуын тикшерергә һәм кымыз җитештерүчеләрнең сәүдә маркаларын яклау буенча тәкъдимнәр кертергә, шулай ук кымыз җитештерүне субсидияләү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Шулай ук атлар көтүне тәртипкә салырга тәкъдим ителде, югыйсә хайваннар еш кына автотранспорт тәгәрмәче астына эләгә.
Читайте нас