Башка төбәкләрдә губернаторлар, ә безнең республикада муниципаль депутатлар сайланды, шулай ук республиканың Дәүләт җыелышына өстәмә сайлаулар үтте. Район халкы Чишмә муниципаль районның бишенче чакырылыш Советына депутатлар сайлады, 18 депутат урынына 40 кандидат дәгъва итте. Шулай ук Арслан, Новотроицкий һәм Чишмә авыл Советлары буенча авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайланды.
– Барлык саклык чаралары үтәлә: ишектән кергәндә волонтер сайлаучының температурасын үлчи, кулларын антисептик белән эшкәртә, саклану чарасы булмаса, битлек һәм перчатка бирә. Комиссиянең барлык әгъзалары, күзәтүчеләр һәм волонтерлар перчатка һәм бер тапкыр кулланыла торган халаттан тыш, саклагыч экраннар да киде, – дип хәбәр итте Тарих-крайны өйрәнү музеенда урнашкан 3357нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Фидан Мәһадиев.
Әлеге участокта 2039 сайлаучы исәпләнә. Алдан тавыш бирү көннәрендә 517 кеше тавыш бирергә килгән.
– Тавыш бирү – һәр гражданинның бурычы, дип уйлыйм. Мин дә тавыш бирергә килдем. Без сайлаган депутат район иминлеге өчен тырышлык салыр дип өметләнәм, – дип үз фикере белән уртаклашты сайлаучы Рәфкать Авзалов.
2020 елның 13 сентябрендә иртәнге 11дә Ярми авылындагы 3324нче сайлау участогында тынлык иде.
– Сайлаучылар төшкә таба килә башлаячак. Бу – берничә көндә үтә торган икенче сайлау, һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул сайлаучылар өчен бик уңайлы. Бездә алдагы ике көндә 383 сайлаучы тавыш бирде, эштән соң яшьләр кереп чыкты, тавыш бирүчеләрнең 70%ы килер дип исәп тотабыз, ә хәзерге вакытта 403 кеше тавыш бирде, – диде комиссия секретаре Светлана Исмәгыйлева.
Әлеге участокта исемлек буенча 659 сайлаучы бар, 57 кеше өйдә тавыш бирәчәк, аларның иң өлкәненә – Мәүлихә Галикәевага 97 яшь.
– 83 яшьтә булуыма карамастан, тавыш бирергә килдем. Безнең йөрәктә, яшь буын якты киләчәктә яшәр, дигән ышаныч бар, – дип үз фикере белән уртаклашты Назыйф Галикәев.
– Әлеге вакытта безнең Пионерлар һәм укучылар йортында урнашкан участок сайлау комиссиясендә 386 кеше тавыш бирде, күбесе, 340 кеше алдан тавыш бирү көннәрендә сайлады. Күпләр алдан ук сайлап куйды, чөнки һәркемнең ял көннәренә үз планнары бар. Кемгәдер авыру туганын карарга яки кая да булса барырга кирәк. Сайлау участогында 2048 кеше теркәлгән. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр бригадалары теге яки бу сәбәп буенча үзләре килә алмаган кешеләрнең өйләренә барып сайлата, – диде 3356нчы сайлау комиссиясе рәисе Айгөл Гаймалетдинова.
Горный авылының 3332нче сайлау участогына килүчеләрне күңелле музыка каршы алды. Сайлаучы Сабина Соколова да сайлау участогы урнашкан авыл Мәдәният йорты бусагасын атлап керү белән:
– Бүген сайлауга барыргамы-юкмы, дип икеләнеп тордым, кибеткә килгән идем, балалар хоры башкаруында Рәсәйнең бөеклеге турында патриотик җыр ишеткәч, барырга булдым. Ярый әле паспортны да үзем белән алганмын. Кайсы кандидатка тавыш бирергә кирәклеген күптән уйлап куйган идем, бу кешене яхшы беләм. Хакимият һәм яңа сайланган депутат авылга ярдәм итәр дип өметләнәсе килә. Лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары булса, яшьләр дә авылда калачак.
Комиссия рәисе Ирина Әминева сөйләвенчә, исемлек буенча барлыгы 451 сайлаучы исәпләнә, 13 сентябрьгә көндезге сәгать 1гә 155 кеше тавыш биргән. 61 кеше өендә сайлаган, аларның иң өлкәненә – Мөдәррис Батыршинга 91 яшь.
– Гадәттә халык төштән соң актив килә башлый, һава торышы да әйбәт, күпләр бакча эшләрен тәмамларга ашыга, шулай булса да сайлаучыларның 60–65%ы тавыш бирер, дип өметләнәбез, – диде Ирина Рәшит кызы.
Чишмә авылының 2нче мәктәбендә урнашкан 3340нчы сайлау участогы рәисе Диләрә Мәһадиева әлеге участокта 1415 сайлаучы теркәлүен, өстәмә көннәрдә 237 кеше тавыш бирүен билгеләп үтте.
Районда сайлаучылар саны 39744 кеше тәшкил итте. Барлыгы 22195 кеше, район буенча сайлаучыларның 55,84%ы тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган һәм бишенче чакырылыш район Советына сайланган кандидатларның тулы исемлеге белән безнең сайтта (https://chishme.rbsmi.ru/), «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә танышыгыз.