Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 сентябрь 2020, 18:34
Басуның агрохимик паспортын рәсмиләштерү мөһимлеге турында
Басуның агрохимик паспорты авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне агрохимик һәм экологик-токсикологик тикшерү нигезендә, туфракның уңдырышлылыгын комплекслы мониторинглау өлкәсендәге махсус оешмалар тарафыннан бирелә.
Авыл хуҗалыгы культураларын чәчү өчен файдаланылучы, даими рәвештә эшкәртелүче авыл хуҗалыгы җирләренең паспортлары булырга тиеш.
Туфракның минераль элементлар белән тәэмин ителешен, механик составын, водород күрсәткечен һәм органик матдәләр булу дәрәҗәсен билгеләү өчен җирләрне агрохимик тикшерү мөһим.
Шуңа карамастан, «Башкирский» үзәк агрохимик хезмәт Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматларына караганда, 2020 елда Башкортстан Республикасы Чишмә районының кайбер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җирләрне агрохимик тикшерүдән баш тарткан.
Башкортстан Республикасының 2014 елның 26 сентябрендәге «Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү турында»гы 131нче законына ярашлы, җир участоклары ху-
җалары, кулланучылары, шул исәптән арендага алучылар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең туфрагына агрохимия, фитосанитар һәм экологик-токсикологик тикшерүләр үткәрүдә булышлык итәргә
тиеш.
Рәсәй Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.7нче маддәсенең 2нче кисәгендә агрохимик тикшерүдән баш тарткан өчен административ җәза бирелүе турында язылган. Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәлеге тарафыннан таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрергә карар кабул ителде.
Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең БР буенча матбугат хезмәте
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"