Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 сентябрь 2020, 19:14

Рапс һәм көнбагышның беренче уңышы килде

Чишмә районының ике эшкәртү заводы – Чишмә шикәр һәм Чишмә май экстракцияләү заводлары 2020 ел уңышын бер үк вакытта кабул итә башлады.

– Май заводының Шөнгәккүл чимал базасына быелгы уңыш китерелә башлады, әмма без әлегә 2019 елгы көнбагышны эшкәртәбез, аны 17 сентябрьгә тәмамларга планлаштырабыз, аннары рапс эшкәртә башлаячакбыз. Ә рапстан соң көнбагышның яңа уңышына керешәбез, – дип хәбәр итте «Чишмә МЭЗ» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов.
Ул билгеләп үткәнчә, быелгы мизгелгә планнар зур: 343 мең тонна көнбагыш һәм 10–14 мең тонна рапс эшкәртергә кирәк булачак, быел бу культураларга бәяләр күтәрелгән. Җәй ремонт эшләре башкарылган. «Завод, кешеләр һәм техника киеренке эшкә әзер. Яхшы һава торышы һәм мул уңышлар көтәбез», – диде Айдар Вәгыйз улы.
– 27 һәм 28 августта Шөнгәккүл чимал базасына быел беренчеләрдән булып Тәпәрештән шәхси эшмәкәр Идиятуллин хуҗалыгыннан һәм Илеш районы МТСнан рапс төялгән машиналар килде. Рапсның сыйфаты яхшы. Бүгенге көндә бу чималны 6500 тонна кабул иттек, – дип сөйләде база начальнигы Илмир Гайнатуллин.
Ә 7 сентябрьдә көнбагышның яңа уңышы китерелә башлады, тәүлек эчендә Әлшәй районының «Заря» җәмгыятеннән һәм Биш-бүләк районының Бәдретдинов хосусый предприятиесеннән 200 тоннадан артык майлы төш тапшырылды.
База территориясендә автотранспорттан чимал кабул итү өчен тагын бер заманча автотөягеч куелган.
– Норматив буенча рапс һәм көнбагыш орлыгы якынча 7% дымлылыкта саклауга салына, хуҗалыклардан рапс 10–14%, ә көнбагыш 20%ка кадәр дымлылык белән килә. Без чималны чүп-чардан аерабыз һәм тиешле кондициягә җиткерәбез, – ди Илмир Илдус улы.
Читайте нас