Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
11 Сентября 2020, 12:06

13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга бәйле тугыз мөһим сорау

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре белән берлектә бу атнада республикада бердәм тавыш бирү көненең ничек узачагы турында җиткерәбез

1. Нинди сайлаулар турында сүз бара?
13 сентябрьдә Башкортстанда янә сайлаулар узачак. Нигездә, алар республика шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләргә кагылачак. Уфаның Совет районы халкы, Белорет һәм Межгорьеда яшәүчеләр үз төбәкләреннән Дәүләт җыелышы – Корылтайга яңа депутатлар сайлаячак. Барлык шәһәрләрдә (Уфадан тыш), район, шәһәр һәм авыл биләмәләрендә урындагы Советларга сайлаулар узачак. Межгорьеда урындагы Советка өстәмә сайлаулар үтәчәк. Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, барлыгы 1762 депутат мандатын алыштыру планлаштырыла, шуларның 903ен – муниципаль район Советлары депутатларын сайлауларда. Республиканың 13 сентябрьгә 18 яше тулган һәр кешесе сайлауларда катнаша һәм үз тавышын бирә ала.
2. Үз участогыңны ничек табарга?
Үз участогыңны сайлау комиссиясенә шалтыратып та, Интернетта «Үз участогыңны тап» сервисы ярдәмендә дә ачыкларга мөмкин. Моның өчен РФ Үзәк сайлау комиссиясенең cikrf.ru сайтына керегез, «Санлы сервислар» зур баннеры буенча үтегез һәм «Сайлау комиссияләре һәм референдум комиссияләре турында мәгълүмат бирү» дигән урынга басыгыз. Анда үз районыгызны, торак пунктыгызны, урамыгызны, адресыгызны һәм, әгәр бар икән, фатирыгыз номерын кертегез – акыллы система сезгә адресны, телефонны, картада урнашкан урынны һәм хәтта сайлау комиссиясе составын күрсәтәчәк.
3. Кандидатларның кем булуын кайдан белергә?
Үз адресыңны кертеп, кандидатларның тулы исемлеге белән танышу мөмкин булган бердәм сервис республикада әлегә юк. Шуңа күрә сезгә ике вариант кала:
1) Участокка килергә һәм кандидатлар турындагы белешмәне мәгълүмат стендларында укырга – алар инде урнаштырылган.
2) Үзәк сайлау комиссиясенең bashkortostan.izbirkom.ru рәсми сайтына керергә, «Сайлаулар һәм референдумнар» бүлегенә (ул өстә горизонталь плашкада урнашкан) үтәргә, ачылган исемлектә үз районыңны сайларга. Арытаба система сездән рәсемдәге саннарны кертүне сораячак: бу – сезнең робот түгел икәнлегегезне ачыклау өчен хәвефсезлек нормасы. «Җибәрергә» дигән төймәгә баскач, сез «Кандидатлар турында белешмәләр» яки «Кандидатлар исемлеге турында белешмәләр» бүлеген күрәчәксез. Бөтен процедура ике-өч минуттан артык вакытыгызны алмаячак.
3) Кандидатлар турында кыскартылган белешмәләр, әлбәттә, бюллетеньнәрдә дә булачак.
4. Очраклы рәвештә бюллетеньне бозганда, яңасын сорарга мөмкинме?
Моңа хокукыгыз бар! Бу үтенеч белән сезгә участок сайлау комиссиясе әгъзасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә яңа бюллетень бирәчәкләр һәм имза куюыгызны сораячаклар. Бозылган бюллетеньне шунда ук билгеләп куячаклар. Ләкин мондый хокук күп тапкыр бирелә алмый.
Янә дә шул: мондый хокук бюллетеньне тавыш бирү тартмасына төшергәнче генә бирелә!
5. Кандидаттан юлларны ремонтлауларын сорыйсым килә. Аңа сайлау комиссияләре аша мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?
Юк, сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирү процедурасын үткәрүне генә әзерли һәм ярдәм итә, ә депутатлыкка кандидатларга мөрәҗәгатьләрне тапшырырга аларның хокукы юк.
6. Сәламәтлегем торышы буенча тавыш бирергә бара алмыйм.
Комиссия әгъзаларын өйгә чакырырга мөмкинме?
Әйе, андый хокукыгыз бар. Моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән үзегезнең сайлау комиссиясенә гариза бирергә кирәк. Гариза язарга, шалтыратырга яки хәтта моны эшләүне берәрсеннән – күршегездән, танышыгыздан, социаль хезмәткәрдән сорарга мөмкин. Гаризаны бүген үк бирергә була, әмма тавыш бирү вакыты тәмамланырга алты сәгатьтән дә соңга калмыйча. Ягъни якшәмбе көннең, 13 сентябрьнең 12 сәгатенә кадәр. Тавыш бирү көнендә сезгә өйдә паспорт белән булырга һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларының тавыш бирү өчен күчмә тартма белән килүен көтәргә кирәк.
Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә шулай ук 11 һәм 12 сентябрьдә тавыш бирергә дә мөмкин булачак! Сайлаулар турындагы яңа закон урындагы комиссияләргә шундый карар кабул итү мөмкинлеге бирә. Моны үзегезнең участок комиссиясенә шалтыратып аныклагыз!
7. Бу көнне командировкада булган очракта нишләргә?
Сайлаулар турындагы законда шәһәр һәм район советлары депутатлары өчен алдан тавыш бирү хокукы биргән берничә нигезле сәбәп бар. Болар – отпуск, командировка, эш көне (кемнәрдер ялларда да эшли бит), дәүләт һәм иҗтимагый бурычларны үтәү, сәламәтлек торышы һәм башка нигезле сәбәпләр.
Бу болай эшләнә: сез үз участогыгызга киләсез, гариза язасыз, анда җитди сәбәпне күрсәтәсез, бюллетень аласыз һәм тутырасыз. Ләкин аны тавыш бирү тартмасына салмыйсыз, ә комиссия секретарена бирәсез. Ул аны үтә күренмәле булмаган конвертка сала һәм тавыш бирү көненә кадәр саклый.
Вакытыннан алда тавыш бирү 2 сентябрьдән башланды. Ул эш көннәрендә, кагыйдә буларак, 16дан 20 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10нан 14 сәгатькә кадәр уза.
Нигезле сәбәпләрне документлар белән раслау кирәкми – гариза да җитә.
8. Сайлауларда видеокамералар булачакмы
Юк, видеокүзәтү гадәттә федераль күләмдәге – ил Президентын яки Дәүләт думасына сайлаулар узганда гына кулланыла. Эш шунда, камераларны урнаштыру һәм хезмәтләндерү бик кыйммәт тора, моңа берничә миллион сум кирәк.
Аның каравы, җиде шәһәрдә һәм 26 районда 132 сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) эшләячәк. Бу акыллы тартма үзе үк тавышларны сканерлый һәм тавыш бирү тәмамланганнан соң шунда ук аның нәтиҗәләрен бирә. Ягъни барлык бюллетеньнәрне дә кулдан санау таләп ителми.
9. Сораулар калган очракта, кая шалтыратырга?
Республика Үзәк сайлау комиссиясе «кайнар линия» ачты. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм аппарат хезмәткәрләре сезнең бөтен сорауларга (347) 280-95-06 һәм (347) 280-96-34 телефоннары буенча җавап бирәчәк.
«Кайнар линия»нең эш вакыты:
10 сентябрьгә кадәр: 10.00–17.00.
11–12 сентябрьдә: 8.00–20.00.
13 сентябрьдә: 7.00–21.00.
14–15 сентябрьдә: 10.00–17.00 сәгатьләрдә.
Читайте нас