Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 сентябрь 2020, 18:58

Малтабарларга түләүне кичектерү турында

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле эшкуарлык белән шөгыльләнүен туктаткан салым түләүчеләргә ярдәм итү чараларының берсе – салым түләүченең гаризасы буенча зыян күргән тармакларда эшләүче оешмаларга һәм хосусый малтабарларга салымнар һәм страховка взносларын түләүне кичектерү яки аны берничә срокка бүлеп түләү мөмкинлеге бирү.

Аеруча зыян күргән тармаклар исемлеге Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434нче карары белән расланган.
Салым бурычы түләүне кичектерү (берничә срокка бүлеп түләү) кагыйдәләре Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 409нчы карары белән расланган.
Салымнар һәм страховка взнослары буенча салым бурычын түләүне кичектерү (берничә срокка бүлеп түләү) мөмкинлеге бирелә, аларны түләү срогы 2020 елда башланды.
Эшкуар керемнәренең кимендә 10 процентка кимүе яки 2020 елда зыян күрүе, салым түләүне кичектерүнең төп шарты булып тора.
Салым бурычы түләүне кичектерү (берничә срокка бүлеп түләү) мөмкинлеген ИНН аша Рәсәй Федераль салым хезмәтенең https://service.nalog.ru/covid2 рәсми сайтында тикшерергә мөмкин.
Башкортстан Республикасында Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясе салым бурычын түләүне кичектерү (берничә срокка бүлеп түләү) турындагы гаризаларны карау буенча вәкаләтле салым органы булып тора (адрес: Октябрь проспекты, 95/2, Уфа шәһәре, 450075).
Гаризаны яшәү урыны буенча салым инспекциясе аша, теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән салым түләүченең шәхси кабинеты, телекоммуникацион элемтә каналлары яки Рәсәй Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайты буенча «Обратиться в ФНС России» сервисы (инспекция коды 0252) аша да җибәрергә мөмкин.
Әлеге тема буенча тулырак мәгълүмат Федераль салым хезмәте сайтында «Коронавирус: меры поддержки бизнеса» бүлегендә урнаштырылган (гиперссылка https://www.nalog.ru/rn77/business-support-2020).
Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясе
Читайте нас