Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 сентябрь 2020, 16:51

Чөгендергә дә чират җитте

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсендә шикәр чөгендере утыртылган мәйданнар гаять зур – дүрт мең гектардан артык тәшкил итә. Шуңа күрә аларның тамыразыкларны беренчеләрдән булып, 30 августта ук казый башлавы гаҗәп тә түгел.

Без барганда Калмаш һәм Үрге Тирмә авыллары арасындагы басуда өч техника – ике «Холмер» һәм бер «Гримм Рексор» эшли иде. Эшне башлар алдыннан тәүдә чөгендер җыю машиналарының, тракторларның әзерлек сыйфаты тикшерелгән.
– Чөгендер басуларына әлегә югары җитештерүчәнле өч комбайн чыгардык, аларда Рамил Бакиев, Ринат Әминев, абыйлы-энеле Юлай һәм Камил Арслановлар һәм Андрей Комолкин эшли. Чөгендерне дә шул ук механизаторлар үстерде, – диде «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе идарәчесе Марс Фәйзуллин.
Заманча җиһазлар, комбайнда эш барышын тикшереп тору өчен мониторлар белән тәэмин ителгән әлеге күп функцияле машиналар белән идарә итә белергә дә кирәк, шуңа күрә хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар гына эшли. Алар урып-җыю эшләрендә ким дигәндә, өч-биш мизгел катнашкан хезмәткәрләр, яңа килгән эшчеләр юк.
– Эш тәүлек буена, өзлексез дәвам итә. Бер машинаны ике механизатор хезмәтләндерә. Агроном да һәрвакыт басуда, хәвефсезлек буенча эш оештырылган – янгын сүндерү җайланмалары бар. Инженерлар үз вакытында хезмәтләндерә, ремонт ясый, запас частьлар белән тәэмин итә, сервис хезмәтләр бар, – ди ремонт участогы начальнигы Шамил Хәйруллин.
Ике басуда чөгендер казу тәмамланган, һәр гектардан 400 центнердан артык уңыш алынган. Быел һава шартлары уңай булды – вакытында явып үткән яңгырлар, җылы көннәр чөгендернең яхшы үсүенә булышлык итте. Сүз дә юк, яхшы уңыш – ул барлык механизаторларның, чөгендер үстерүчеләрнең, белгечләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шикәр чөгендере үстерү күп көч таләп итә торган авыр эш, көз көне туфракны эшкәртергә, җитәрлек күләмдә ашламалар кертергә, язын чәчәргә, аннан соң җәй дәвамында күп тапкыр химик утарга, рәт араларын эшкәртергә кирәк.
Казылган чөгендерне башта күчләргә өйгәннәр. Ә 2 сентябрьдә хуҗалык тамыразыкларны Чишмә шикәр заводына төяп озата башлаган. «ROPA» чөгендер төягечендә Рамил Мәхмүтов эшли.
Бу аның 14нче мизгеле.
Хуҗалыкта бер үк вакытта уҗымнар чәчү һәм бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара, арпа һәм сабан бодаен уру дәвам итә, бу эшләрне тиздән тәмамларга планлаштыралар.
Читайте нас