Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 сентябрь 2020, 16:52

Башкортстанда коммуналка өчен компенсация яңача түләнә. Бу турыда нәрсәләрне белү зарур?

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре белән берлектә без яңа кагыйдәләргә бәйле иң мөһим сорауларга җаваплар әзерләдек.

Сентябрьдән республикада ЕДК – айлык акчалата компенсацияне түләү кагыйдәләре үзгәрә. Бу – су, газ, электр һәм башка торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә дәүләт ярдәме. Үзгәрешләр 665 меңнән артык кешегә кагылачак!
Болар – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр, чернобыльчеләр, тылда эшләүчеләр, хезмәт ветераннары, күп балалы аз керемле гаиләләр.
Ничек исәпләнәчәк?
Әлеге вакытта ташламага ия булучылар ай саен билгеле бер сумманы – «торак-коммуналь хезмәтләре бәясенең республика стандарты»ның (дәүләт хезмәткәрләре урындагы коммуналканың уртача күләмен шулай атый) процентын ала. Шуның аркасында һәр шәһәрдә, районда һәм хәтта авыл советында да бер үк шартларда яшәүче ике кеше төрле түләүләр ала. Мәсәлән, Уфада ветераннар – 1500 сумга якын, Межгорьеда – 1800 сум, ә авылда минималь 120 сум компенсация ала.
Хәзер ЕДКны бөтен ил буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә һәр ташламалы кеше өчен аерым исәпләячәкләр. Монда төп принцип шундый: коммуналь түләү никадәр күбрәк булса, компенсация дә шулкадәр күбрәк булачак.
Гади генә мисал: кышын үзәкләштерелгән җылыту системасына тоташтырылган йортларда яшүчеләр зур исәп-хисап квитанцияләре ала. Бу айларда дәүләттән ярдәм күбрәк булачак, ә җәй көне, андый чыгымнар булмаганда, азрак.
Шулай ук, льготникның категориясе, фатир мәйданы һәм яшәүчеләр саны исәпкә алыначак. Гаиләнең гомум кереме түләү күләменә йогынты ясамый.
Исәп-хисап формулалары бик катлаулы һәм ташламага ия һәр категориягә төрлечә: ветераннарга – бер, инвалидларга – икенче, күп балалы гаиләләргә өченче төрле. Шулай да, законнарда бик күп нечкәлекләр бар. Мәсәлән, шәхси йортта яшәүче инвалидларга торакны карап тоту өчен түләү исәпкә кертелми.
Гаризаны ничек тутырырга?
– Әгәр сез моңа кадәр беркайчан да ЕДК алмаган булсагыз, күпфункцияле үзәкнең якындагы офисына, социаль ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итегез яки гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тутырыгыз. Кирәкле документлар исемлеге сезнең нинди ташлама алучылар категориясенә каравыгызга бәйле, бу хакта урында әйтәчәкләр.
Хәзер башка ведомстволардан кирәкле документлар, нигездә, автоматик рәвештә соратып алына, шуңа күрә документлар пакеты елдан-ел кими.
– Әгәр дә сез ЕДК аласыз икән, берни дә эшләргә кирәкми, киләчәктә түләүләр автоматик рәвештә яңа кагыйдәләр буенча башкарыла башлаячак.
Түләү фатир өчен түләү күләменә бәйле икән, димәк, барлык чекларны һәм квитанцияләрне тапшырырга кирәк булачак, дип борчылучылар бар. Кирәкми! Социаль хезмәтләр бу саннарны коммуналь хезмәткәрләрдән электрон рәвештә алачак.
Бурычлыларга нишләргә?
Бик мөһим яңалык – хәзер коммуналка буенча бурычлары булганнар ЕДКны алалмаячак. Республикада андыйлар 92 мең чамасы кеше. Монда дәүләт принципиаль позиция алды – сезгә фатир өчен түләргә ярдәм итәләр бит, сез дә түләгез.
Бурычлыларны шулай ук автоматик рәвештә тотачаклар: система коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәвегезне күрү белән хәбәр җибәрәчәк: бурычыгыз бар, каплагыз, моның өчен ике ай вакыт бирелә. Бурычны каплаганчы компенсация алмаячаксыз. Аны каплату белән түләүләр автоматик рәвештә кире кайтарылачак һәм сез түләүләр туктатылган көннән алып барлык тиешле акчаларны алачаксыз. Әмма, әгәр дә сез шушы ике ай дәвамында бурычны түләмәсәгез, ЕДК сезгә яңа мөрәҗәгать иткән айдан гына түләнә башлаячак.
Кара исемлеккә эләкмәс өчен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа айның 10нчы көненә кадәр түләргә кирәк. Август өчен, әйтик – 10 сентябрьгә кадәр, сентябрь өчен – 10 октябрьгә кадәр.
Шулай да була: бурычыгыз җыелып та, идарәче компания белән сөйләшеп, аны кичектереп түләү турында килешү төзесәгез, ЕДКны алачаксыз! Бу очракта төзелгән килешү белән социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тагын нәрсәләрне белү мөһим?
– Түләүләр узган өченче ай өчен булачак. Ягъни, сентябрьдә гражданнар – июль ае, октябрьдә август ае өчен компенсация алачак.
– Фатирда төрле ташламаларга ия берничә кеше яши икән, аларның һәркайсы акча алачак.
– Түләү күләме коммуналь хезмәтләрне куллану нормативыннан югарырак була алмый. Исәпләгеч булмаган очракта су, электр һәм газ куллануның якынча дәрәҗәсен шулай атыйлар. Гадәттә, ул уртачадан шактый югары. Мәсәлән, Башкортстанда салкын су куллану нормативы – аена бер кешегә биш кубометр тирәсе. Димәк, өч кешелек гаиләгә – 15 кубометр. Ягъни әгәр дә сез көне-төне салкын су агызып, 100 кубометр тотынсагыз да сезгә барыбер 15 кубометр дип исәпләячәкләр.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Ни өчен ЕДК булдырылды?
Рәсәйдә кайбер льготниклар дәүләттән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә ярдәм алу хокукына ия. 2009 елга кадәр кешеләр ташлама алды, ә бюджеттан акчаларны турыдан-туры су, җылылык һәм газ белән тәэмин итүчеләргә күчерделәр. Бу бик уңайсыз иде, шуңа күрә хәзер акчаны кешеләргә турыдан-туры түлиләр, ә алар үзләре, үзләренә ошаганча, күчерә. Менә шушы ЕДК була да инде.
Читайте нас