Чишмэ
+9 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
6 Сентября 2020, 07:44
Телефоныңны алып куй һәм балаңны җитәклә!
Яңа уку елы башланды, барысы да, беренче сыйныфтан алып чыгарылыш укучысына кадәр, мәктәпкә белем алырга ашыга. Әмма ашыккан вакытта юлларда хәвеф барлыгы турында да онытырга ярамый.
Уку елы башланыр алдыннан Чишмә районының яшьләр активы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе һәм район хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты белән берлектә «Балаңны җитәклә!» дип аталган акция үткәрде. Чараның максаты – районда кечкенә җәяүлеләр – балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Тротуарларда, җәяүлеләр юл аша чыга торган урынга якынлашканда асфальтка буяулар белән «Балаңны җитәклә!», «Стоп», «Велосипедыңнан төш!» һәм «Телефоныңны алып куй!» дигән мөһим сүзләр язылды.
– Акция үткәрү өчен Киров урамын сайладык, чөнки биредә машиналар, халык, шул исәптән балалар һәм велосипедчылар һәрвакыт күп йөри. Шуңа күрә бу билгеләр бик кирәк булачак, дип уйлыйбыз. Мондый кисәтүче язмалар кечкенә җәяүлеләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә файдалы булачак. Бу акция беренче ел гына үтми. Быел тагын бер шундый акция уздырырга планлаштырабыз, – диде Чишмә районының яшьләр советы рәисе Александр Иванов.
Шулай ук Чишмә районы Дәүләт автоинспекциясе «Игътибар – балалар!» кисәтү чарасы барышында «Беренче сыйныф укучысы» акциясен үт-кәрде. ЮХИДИ начальнигы, полициянең өлкән лейтенанты Руслан Байков һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция капитаны Әлфия Вәлиева Чишмә поселогының 1нче һәм 2нче мәктәпләре укучылары белән әңгәмәләр үткәрде.
Алар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр, ата-аналарга балаларына юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуның мөһимлеге турында аңлаттылар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында язылган белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч беләзекләр тапшырдылар.
Юлларда игътибарлы булыгыз! Машина йөртүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәве юл-транспорт һәлакәтеннән саклап кына калмыйча, кемнеңдер гомерен дә коткарып калачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"