Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 сентябрь 2020, 19:48

Табигать хәзинәсе дару да, агу да була ала

Табигатькә чыгу, урман-кырларда, болыннарда йөрү никадәр матур мизгелләр бүләк итә!

Әмма кайвакыт ул күңелсез генә түгел, хәтта фаҗигале хатирәләр дә калдырырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен, безнең төбәктә үскән үсемлекләрнең үзенчәлекләрен белергә кирәк. Агулы үсемлекне ашарга яраклысыннан аеру шактый катлаулы. Аларны кайвакыт профессиональ ботаниклар гына аера белә. Шуңа күрә киңәш бер: шикләнсәгез, өзмәгез. Кырда үскән җиләк-җимешләрне, гөмбәләрне җыйганда да шундый ук киңәш бирергә мөмкин.
– Саша абый, карагыз әле, ашарга яраклы гөмбәләр җыйганбызмы? – дип тәҗрибәле гөмбәчегә мөрәҗәгать иттеләр яшьләр.
– Җыйганнарыгызның барысын да ташларга туры килер. Монда ашый торганнары да булган, әмма алар агулы гөмбәләр янында яткан.
Кайвакыт тәҗрибәле гөмбәчеләр дә юл читендә һәм җитештерү предприятиеләре янында үскән гөмбәләрне җыеп агулана, чөнки гөмбә авыр металларны һәм башка агулы матдәләрне үзенә сеңдерә. Яңа гына үсеп чыккан яки билгесез сортларны да җыю киңәш ителми. Иске, йомшарган, суланып торган һәм көпшәкләнгән гөмбәләрне дә җыярга ярамый. Ашарга яраклы булса да, мондый гөмбә белән агуланырга мөмкин. Агулануның беренче билгеләре күренгәндә кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга кирәк. Аннары табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтә башларга, саф һава керсен өчен тәрәзәләрне ачарга, агуланган кешенең ашказанын юдыртырга – күп итеп, ким дигәндә 6 стакан су эчертеп, костырырга кирәк.
Агулы гөмбә калдыкларын чыгарып бетергәннән соң, төеп 10 сәдәп активлаштырылган күмер эчәргә тәкъдим ителә, балаларга ике пакет смекта эчерергә мөмкин.
Урманда агулы җимешләр белән дә агулану ихтимал.
Табигатьтә үскән сый-нигъмәт белән күп кошлар, кыргый җәнлекләр сыйлана, куак төбендә кимерелгән яки чукылган җимешләр булса, димәк ул агулы түгел, дип фаразларга була. Әмма бу кагыйдәгә тулысынча ышанырга ярамый, чөнки кайбер хайваннар кеше өчен агулы булган җиләк-җимеш белән дә туклана. Алар арасында чияне хәтерләтүче түм-түгәрәк кара эт җиләген (балдыган) аерып әйтергә кирәктер. Тимгелле түндербаш үләненең яссы түгәрәк җимешләре, шулай ук борчак зурлыгындагы сусыл кызыл бүре җиләкләре бигрәк тә агулы, аларның согы авызны өтеп ала. Карга күзе – агулы үсемлек – бигрәк тә зәңгәрсу-кара төстәге җиләкләре куркыныч, аны ашаган кеше укшый, коса, тәнен көзән җыера, ашказаны авырта, паралич була.
Бервакыт ирексездән шундый сөйләшүнең шаһиты булдым:
– Кулыңа нәрсә булды? Йогышлы чир түгелме?
– Юк, син нәрсә, әти-әни янына кайткан идек, тәрәзәләрне юарга булдым. Әни тәрәзә алдына күләгә булсын өчен ниндидер кыргый виноград утырткан. Тәрәзәне каплап торган яфракларны өзә башладым, бераздан карасам – кулларым өрелеп, кабарып чыккан.
– Минем белән дә шундый хәл булды, тик мин танымыйча киндер кычытканга чагылдым.
Белмәгән, танымаган, кычытканнан да ныграк өткән үсемлекләр кулда пешкән сыман эзләр калдырырга, әрнетергә һәм аллергия китереп чыгарырга ихтимал, бу әле күңелсезлекләрнең тулы исемлеге түгел. Әлеге үләннәрне һәр җирдә, көн саен эшкә йөргән юл буенда да, яшел болыннарда да очратырга мөмкинсез. Агулы үсемлекне тоткан булсагыз нишләргә соң? Бу очракта кулыгызны тизрәк агымсуда юыгыз яки юеш салфетка белән тазартыгыз, зарарланган урынга антигистамин крем сөртегез. Хәтта антигистамин препарат та кабул итәргә мөмкин. Әгәр сүз тиренең кояш яктылыгына сизгерлеген арттыручы үсемлекләр турында бара икән, якындагы берничә көндә кояштан качарга тырышыгыз: күбрәк вакыт өйдә булыгыз һәм озын җиңле кием киеп йөрегез.
Читайте нас