Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 сентябрь 2020, 14:40

Озакка сузылган яңгырлар уңышка йогынты ясады

Әлеге вакытта аграрчыларның төп бурычы – үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.

Чишмә селекция үзәге алдына да шундый максат куелган. Әмма һава торышы үз кагыйдәләрен куя, иртә яздан көннәр аяз торса, яңгырлар вакытында яуса һәм җылы булса да, август аендагы озакка сузылган яңгырлар күп планнарны юкка чыгарды.
– 28 августка кадәр тәҗрибә, шулай ук җитештерү участокларындагы уҗым культураларын җыеп алдык. Урып-җыю эшләрен 21 июльдә башласак та, озакка сузылды, – дип хәбәр итте селекция үзәгенең фәнни хезмәткәре һәм уҗым культуралары лабораториясе мөдире Нина Лещенко.
Эш озакка сузылуның төп сәбәбе һава шартларына, техника һәм эшче куллар җитмәүгә бәйле, ди ул. Селекция үзәгендә өч төрле уҗым культурасы – бодай, арыш һәм тритикале үстерелә.
– Уҗым культураларын шушы көннәрдә чәчә башларга планлаштырабыз, әлеге вакытта орлыкларны агулау бара. Гомумән алганда, уҗымнарны 30 августтан соң гына чәчәбез, ашыкмыйбыз, чөнки иртә шытып чыкса да яхшы түгел. Якынча 20 гектар арыш, 15 га тритикале һәм биш гектар бодай чәчәбез, чәчү мәйданнары культураның ни дәрәҗәдә сорау белән кулланылуына бәйле. 10 гектар чамасы тәҗрибә участоклары бар, биредә селекция эше, сортларны сынау, элита орлыклар җитештерү барышында селекция эшләре алып барыла, – дип сөйләде Нина Ивановна.
Чишмә селекция үзәгенең элита орлыкларын республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә түгел, күрше Татарстаннан, Удмуртиядән дә килеп алалар, Пермь, Липецк, Кырымнан сорап шалтыратучылар да бар. Әлеге вакытта үзәк складта орлыкларны сортларга аеру бара, заявкалар бар инде һәм яз көне алар иген кырларында яшел хәтфә булып шытып чыгып басу эшчәннәрен куандырыр.
– Быел уңыш мул булды, башаклар тулышып утырды. Тик соңыннан яңгыр астында калып күбесе коелды. Яңгырга кадәр урылган арыш делянкалары һәр гектардан 45–55 центнерга кадәр уҗыш бирде, «чулпан 9» сортын һәр гектардан 44,6 центнер суктырып алдык, ә август аенда нибары 32–34 центнер гына уңыш алалдык. Делянкаларда уҗым бодае уңышы һәр гектардан 44–58 центнер тәшкил итте, ә басулардан соңрак урып җыелган уңыш куәте 32 центнер булды. Уҗым тритикалесе, гадәттәгечә, югары уңыш бирә, быел күп дигәндә гектарыннан 68 центнер алдык, – диде Нина Лещенко.
Яңа сортлар чыгару өстендә өзлексез эш бара, төшенкелеккә бирелгән чаклар да буладыр, кайвакыт күпме тырышлык салсаң да нәтиҗәсе күренми, өметләр акланмый. Селекция шундый эш инде ул, әмма белгечләр, бернигә карамастан, эшләүләрен дәвам итә, һәрвакыт яңа идеяләр бар, һәм алар даими эзләнүдә.
Читайте нас