Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 сентябрь 2020, 18:32

Белем дөньясына тәүге адым

1 сентябрь – Белем көне. Бу көнне районның барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтте, дөрес, алар беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен генә оештырылды.

Әмин авылы мәктәбендә (Алкин мәктәбе филиалы) бәйрәмчә иде: төрле төстәге шарлар, һәр җирдә чәчәкләр, бераз дулкынланган укучылар, костюм кигән малайлар, ак алъяпкыч бәйләгән, чәчләренә бант таккан кызлар, кулларында купшы чәчәк бәйләмнәре. Балаларның да, ата-аналарның да мәктәпне һәм укытучыларны сагынуы күренеп тора.
Мәктәптә 2020 елгы барлык чараларның төп атрибутлары – социаль дистанцияне саклау өчен билгеләр куелган, мәктәп хезмәткәре кулларны йогышсызландыру чаралары белән эшкәртә, тән температурасын үлчи, өлкәннәрнең битлек киюен тикшерә. Чикләүче чараларга карамастан, укучылар да, аларның әти-әниләре дә бәхетле күренә иде.
Яңавылда яшәүче Гөлназ һәм Рафаил Халитовлар кызлары Ангелинаны беренче сыйныфка алып килгәннәр.
– Балалар мәктәптә укый алмас дип бик кайгырдык, хәзер дә борчылабыз. Чирләмәсеннәр генә, мәктәптә укуларын дәвам итсеннәр, чөнки беренче сыйныфта дистанцион уку бигрәк тә катлаулы бит, – диделәр алар.
Чараны алып баручылар тантананың төп сәбәпчеләрен – 11 беренче сыйныф укучысын чакырдылар. Филиал мөдире Клара Билалова җыелучыларны сәламләде:
– Уку елын катлаулы шартларда башлап җибәрдек. Бу көн беренче сыйныф укучылары хәтерендә мәңге сакланыр. Авыру үтеп китәр, дип өметләнәбез, ә моның өчен тәртип сакларга кирәк.
Ул чакта барыбыз да исән-сау булырбыз, – диде ул.
Дулкынландыргыч мизгел җитте: тугызынчы сыйныфта укучы егет һәм быел беренче сыйныфта укыячак кыз тәүге дәрескә чакырып бергәләп кыңгырау шалтыраттылар. Арытаба башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурия Сөләйманова балаларны мәктәпкә – белем иленә алып кереп китте.
2 сентябрьдә Әмин мәктәбе Яңавыл, Леонидовка һәм Дмитриевка авылларыннан килеп укучы 80 бала өчен үз ишекләрен ачты. Мәгариф учреждениесе коллективы тату һәм чагыштырмача яшь, анда ике җыештыручы, шофер, мәктәпкәчә төркемдә ике тәрбияче һәм ун укытучы эшли, әйткәндәй, аларның дүртесе Әмин мәктәбен тәмамлаган. Уку елы башланганчы косметик ремонт ясалган – идәннәр, стеналар, парталар буялган. Ике сыйныфта язу такталары яңартылган, яңа парталар сатып алынган. Мәктәпнең 60 сотый җире бар, анда ашханә өчен яшелчә-җимеш үстерәләр, артып калганын хәтта саталар.
Инфекция таралуга юл куймау өчен саклык чаралары планлаштырылган: балалар мәктәпкә төрле ишекләрдән керәчәкләр. Бишенче-тугызынчыда укучылар запас ишек-тән кергәч, баскычтан икенче катка күтәрелеп үз сыйныфларына үтәчәкләр, алар өчен актлар залы киенеп-чишенү бүлмәсе итеп үзгәртелгән. Беренче катта укыячак башлангыч сыйныфлар төп ишектән керәчәк. Балалар төшке ашны төрле вакытта: башлангыч сыйныфлар – икенче, ә югары сыйныфлар өченче дәрестән соң ашаячак.
1 сентябрьдә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә тантаналы мәктәп линейкалары ачык һавада үтте, һәм 697 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге тапкыр кыңгырау яңгырады. Ә 2 сентябрьдә район мәктәпләрендә 5600дән артык укучы белем ала башлады.
Читайте нас