Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 сентябрь 2020, 12:53
«Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» – онлайн
Сәнгать сөючеләрнең күбесе спектакльләргә йөрергә һәм тылсымлы театр мохите белән хозурланырга ярата.
Ә коронавируска бәйле вәзгыять аркасында чишмәлеләр район Мәдәният сарае артистлары куйган спектакльләргә тиз генә бара алмас, мөгаен.
Әмма сәнгать өчен чикләр юк, чөнки районның театр коллективы, республиканың күп кенә театрлары кебек, спектакльләрне онлайн режимда күрсәтә башлады.
– Спектакльләрне шул рәвешле күрсәтү безнең өчен гадәти хәл түгел, чөнки, сәхнәдәге чыгышны, минемчә, театрга барып үз күзләрең белән күрергә, актерлар уенын залда утырып карарга кирәк, – ди режиссер Радмила Байбурина. – Без район Мәдәният сараеның иҗади составы белән берлектә Марина Цветаеваның «Фортуна» пьесасы буенча тарихи спектакль, «Эксперимент» театр студиясе белән берлектә «Замарашка», шулай ук Мәдәният сараеның концертлар залында тәүге тапкыр сәхнәләштергәндә чишмәлеләрдә яхшы тәэссоратлар калдырган «Алладинның тылсымлы лампасы» спектакльләрен куйдык. Әлбәттә, яшь тамашачыларыбыз турында да онытмыйбыз. Район Мәдәният сарае артистлары белән берлектә Самуил Маршак әсәре буенча «Песи йорты» музыкаль комедиясен күрсәттек. Спектакль кую өчен сәхнә әсәре сайлаганда, хәзерге заман яшьләрен борчыган проблемаларга, өлкәннәрнең аларга карата мөнәсәбәтенә игътибар итәм, боларның барысы да мин сәхнәләштергән «Замарашка» спектаклендә күрсәтелде. Ә мәхәббәт иң мөһим һәм беркайчан да искерми торган темаларның берседер, мөгаен, ул яраткан шагыйрәм пьесасы буенча куелган «Фортуна» спектаклендә яктыртылды. Бүгенге көндә чишмәлеләр барлык спектакльләрне дә район Мәдәният сараеның «ВКонтакте» төркемендә карый ала.
– Театр мизгеле ачылыр көннәр якынлаша. Ел саен билгеләп үтелүче «Театр төне» акциясе алдыннан (безнең республикада ул 20 сентябрьдә булачак) балалар өчен рус халык әкияте буенча куелган «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» спектаклен сәхнәләштерергә җыенабыз, ул да онлайн режимда күрсәтелер, мөгаен. Шулай ук Британия драматургы һәм сценаристы Сара Кейнның «Психоз 4.48» пьесасы буенча спектакль куярга хыялланам, ул җәмгыятьтәге эчкечелек, наркомания һәм тәмәке тарту проблемаларын яктырта. Алда бик җитди һәм эксперименталь эш көтә, безнең театр студиясе юкка гына «Эксперимент» дип аталмый бит. Без шулай ук татарча спектакльләр дә куярга планлаштырабыз, – ди ул.
Радмила Марат кызының планнарында кечкенә яшьтәге һәм өлкән тамашачылар өчен кызыклы булырдай тагын бик күп спектакльләр бар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"