Аерым алганда, Уфа һәм Межгорье шәһәрләреннән тыш, барлык шәһәр округларында, муниципаль районнарда, шәһәр һәм авыл биләмәләрендә урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланачак. Урындагы сайлауларда 1 760 мандат алышына, шуларның яртысыннан күбрәге муниципаль район Советларына депутатлар сайлауга туры килә. Моннан тыш, Уфаның Совет районында яшәүчеләр 14нче Новиковский округы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар, ә Белорет районы һәм Межгорье шәһәре сайлаучылары 35нче Металлургия округы буенча сайлауларда катнашачак.
Барлык дәрәҗәдәге сайлауларда 4 799 кеше үз кандидатурасын күрсәтте, шуларның 4 419ы теркәлгән. Теркәлгән кандидатларның якынча 20%ы үз-үзләрен күрсәтү тәртибендә катнаша, калганнары ун сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителә.
Быел сайлаулар турындагы законнарга кайбер үзгәрешләр кертелде, алар, шул исәптән тавыш бирүне оештыруга да кагылды. Сораулар гражданнарның ихтыярын белдерү өчен өстәмә мөмкинлекләр һәм уңайлы шартлар булдыруга, пандемия шартларында гражданнарның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.
Әйтик, безнең практикада вакытыннан алда тавыш бирүнең яңа формалары барлыкка килде – өйдә яки йорт яны территорияләрендә тавыш бирү һәм тавыш бирү өчен урыннар булмаган һәм транспорт баралмаган торак пунктларда яшәүче сайлаучыларга тавыш бирү оештырыла. Аларның кайсын куллану турында сайлауны оештыручы комиссия карар чыгара.
Сайлаудагы яңалыклар белән беррәттән сайлаучыларга таныш булган тавыш бирү ысуллары да гамәлдә булуын дәвам итә. Мәсәлән, Башкортстан Республикасында Дәүләт җыелышы депутатларын өстәмә сайлауларда, ягъни бер мандатлы Новиковский һәм Металлургия сайлау округларында «Мобиль сайлау» системасыннан файдаланырга була. Бу сайлауларда халыкка шулай ук Мәскәү шәһәренең цифрлы участокларында сайлау мөмкинлеге дә бирелгән.
13 сентябрьдә үзләренең сайлау участокларына килә алмаган башка сайлаучыларга Башкортстан Республикасының Сайлаулар турындагы кодексы нормаларына ярашлы вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге бирелә. Бу хокуктан нигезле сәбәп булганда – ял, командировка, сәламәтлек торышы, хезмәт яки уку эшчәнлеге режимына бәйле очракта гына файдаланырга мөмкин. Вакытыннан алда тавыш бирергә теләүче участок сайлау комиссиясенә алдан тавыш бирүенең сәбәбе язылган гариза тапшыра. Алдан тавыш бирү участок сайлау комиссиясе биналарында 2 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр үтә.
Сайлаучылар, территориаль сайлау комиссиясе карары булган очракта, вакытыннан алда тавыш бирүне оештыруның өстәмә формаларыннан файдаланып, 11 һәм 12 сентябрьдә алдан тавыш бирә ала.
Катлаулы эпидемиологик хәл сәбәпле, инфекция таралуга юл куймас өчен бердәм тавыш бирү көненә әзерләнгәндә һәм уздырганда сайлау комиссияләре тарафыннан төрле чаралар күреләчәк: тавыш бирүдә катнашучыларның температурасы үлчәнәчәк, куллар дезинфекцияләнәчәк, санитар дистанцияне үтәү өчен махсус линия-күрсәткечләр куелачак, әйберләр йогышсызландыру чаралары белән эшкәртеләчәк, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, комиссия әгъзалары өчен экраннар кулланылачак.
13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларыннан һәм аның аппараты хезмәткәрләреннән «кызу линия» телефон номерлары буенча консультация алырга мөмкин: 8 (347) 280-95-06, 8 (347) 280-96-34. Шулай ук Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат-белешмә үзәгенең 8-800-20000-20 номеры буенча күп каналлы телефоны эшли.
Булачак сайлау кампаниясе турындагы барлык кирәкле мәгълүмат БР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында «Выборы 2020» бүлегендә, шулай ук «Facebook», «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә Комиссия битендә урнаштырылган.
Мәкалә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренконың республика гәзитләренә биргән интервьюсы нигезендә әзерләнде
Белешмә: Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча 2020 елның 13 сентябрендә Чишмә районы территориясендә иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 9га кадәр Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның бишенче чакырылыш Советына депутатлар сайлау, Арслан авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 2нче, Новотроицкий авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 2нче һәм 7нче һәм Чишмә авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 8нче санлы сайлау округлары буенча депутатларны өстәмә сайлаулар үтәчәк.
Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советына депутатлыкка теркәлгән 40 кандидат 18 мандатка дәгъва итә, Арслан һәм Чишмә авыл Советлары биләмәләрендә икешәр кеше депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителгән һәм теркәлгән, Новотроицкий авыл Советы биләмәсендә ике вакантлы мандатка биш кандидат дәгъва итә, шуларның 4се теркәлгән, теркәү өчен кирәкле документлар тапшырмау сәбәпле, бер кандидатны теркәүдән баш тартканнар.
2020 елның 1 июленә районда сайлаучылар саны 40340 кеше тәшкил итә. Чишмә районы территориясендә тавыш бирүне үткәрү һәм референдумда катнашучыларның тавышларын санау өчен 54 сайлау участогы оештырылган, анда эшләүчеләрнең гомуми саны – 427 кеше.
2020 елның 13 сентябрендә, Рәсәй Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары белән расланган бердәм тавыш бирү көнендә, Чишмә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе алдан тавыш бирүнең өстәмә формаларын кулланып, 2020 елның 13 сентябренә билгеләнгән урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда вакытыннан алда тавыш бирү турында карар кабул итте.
Чишмә районы территориясендә теркәлгән сайлаучылар 2020 елның 11–12 сентябрендә урындагы вакыт белән иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда вакытыннан алда тавыш бирә ала.
Чишмә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе карарына ярашлы, алдан тавыш бирү 11–12 сентябрьдә сайлау өчен билгеләнгән махсус биналарда һәм сайлаучыларның өенә барып үткәреләчәк, шулай ук тавыш бирү өчен махсус урын булмаган һәм транспорт баралмаган торак пунктларда яшәүче сайлаучылар төркемнәре өчен алдан тавыш бирү оештырыла.
Моннан тыш, 2020 елның 2 сентябреннән 10 сентябренә кадәр эш көннәрендә көндезге сәгать 4тән кичке 8гә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 9дан көндезге сәгать 1гә кадәр муниципаль районның участок сайлау комиссияләре биналарында сайлаучыларның исемлекләре ачыкланачак, Башкортстан Республикасының Сайлаулар турындагы кодексына ярашлы, алдан тавыш бирү үткәреләчәк.
Тавыш бирүне үткәргәндә участок сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан санитар-эпидемиологик хәвефсезлек кагыйдәләре үтәләчәк.