– Вакыт үз кагыйдәләрен куя – бүген биредә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф идарәлеге инспекторлары һәм методистлары гына җыелган, август киңәшмәсен кыскартылган вариантта үткәрәбез, – диде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин.
Коронавирус авыруы Сovid-19 таралуга юл куймас өчен, 26 августта фән буенча семинарлар онлайн форматта узды. Бу уку елында балалар иминлеге бар яктан да беренче урында. Педагогик хезмәткәрләрнең төп эш юнәлешләренең берсе – һөнәри юнәлеш бирү. Бу хакта педсоветта район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов та сөйләде, ул Шөнгәккүл мәктәбе тәҗрибәсен башка мәктәпләргә үрнәк итеп куйды. Сөләйман Сәях улы шулай ук поселокның беренче мәктәбе укытучыларының сәләтле балалар белән нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.
Бу көнне проблемалар турында да сүз барды.
– Педагогларның 66 проценты югары категориягә ия, әмма укытучыларның уртача яше арта – бүгенге көндә ул 47 ел тәшкил итә. Яшь укытучыларның өлеше – тугыз процент! Быел районга нибары ике укытучы килде, – дип хәбәр итте мәгариф идарәлеге начальнигы.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин укытучыларга дистанцион укыту чорында лаеклы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Цифрлы педагогика котылгысыз, шуңа күрә электрон белем бирүнең барлык мөмкинлекләрен кулланыгыз дигән теләк белдерәсем килә. Белем бирү дәвам итә. Коронавирус цифрлы мәктәпләрдә укыту барышын тизләтте. Икенче мәл – РФ Конституциясенә төзәтмәләрдә мәктәпкә тәрбияне кире кайтару өчен тавыш бирдек, әйдәгез, бу юнәлештә эшне башлыйк, – дип билгеләп үтте ул.
Педагогик форумның икенче кунагы – БР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәлегенең дәүләт программаларын тормышка ашыру һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча бүлек начальнигы Илдус Каһарманов агымдагы уку елында башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату турында сөйләде. Ул шулай ук укытучыларны төрле проектларда актив катнашырга чакырды.
Район мәгариф идарәлегенең әйдәп баручы белгече Елена Рычкова мәгариф учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, төп таләпләр иминлек, белем бирү сыйфаты, активлык булуын билгеләп үтте һәм җиңүче мәктәпләрне атады. «Иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе» номинациясендә өченче урынны Верхний хуторының башлангыч мәктәбе (Шөнгәккүл мәктәбе филиалы) алды, икенче урын Караякуп мәктәбенә бирелде, ә бәйгенең җиңүчесе – поселокның беренче мәктәбе. Ә «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» номинациясендә поселокның «Светлячок» балалар бакчасы – беренче, Шөнгәккүл авылының «Ладушки» балалар бакчасы – икенче, Ярми авылының «Радуга» балалар бакчасы өченче урын алды. Пионерлар һәм укучылар йорты иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе буларак танылды.