Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 август 2020, 14:44
«Нерал»да урып-җыю эшләре тәмамлана
Авылда урак өсте – иң мәшәкатьле һәм киеренке чор, чөнки үстерелгән мул уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен күп көч салырга кирәк.
Авыл эшчәннәре яңгырлы көннәрдә дә тыныч кына ял итә алмады – урып-җыю эшләрен тәмамлау өчен аяз көннәр булыр микән дип борчылды. Һәм менә аязайтты. Комбайннар басуга чыкты. «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесендә сигез «Acros 595» комбайны Уразбахты авылы янындагы басуда «архат» сортлы сабан бодаен ура иде. Бу сорт башакларның тотрыклы торуы, җиргә егылмавы белән аерылып тора.
– Яңгыр яумаса, урып-җыю эшләре күптән тәмамланыр иде инде. Биш көнләп тик тордык. Һава торышы шулай аяз торса, сабан культураларын күп дигәндә өч көндә җыеп алып, уҗым культураларын чәчә башлаячакбыз, – диде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Владимир Лысенко.
Хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар эшли, кадрлар бер эштән икенчесенә күчә – июль-август айларында алар комбайн штурвалы артына утыра, язлы-көзле басуларны эшкәртә, сөрә, ашлама кертә. Эш планга ярашлы бара.
Хуҗалыкта игеннәрне заманча ашлык чистарту комплексына ташыйлар, ул 22 июльдә яңа уңышны кабул итә башлаган. Комплекс эшкәртү, киптерү, саклау, төяп җибәрү белән шөгыльләнә. Биредә игеннәрне саклау өчен 6000 тонналы сыешлык, газ ярдәмендә сәгатенә 50 тонна ашлык киптерү куәте булган җайланма бар. Комплексны ун белгеч хезмәтләндерә.
Әлеге вакытта хуҗалыкта бөртеклеләрнең уртача уңыш куәте 47 центнер тәшкил итә, уҗым культуралары һәр гектардан 56,2 центнер, арпа 44 центнер алынган, сабан бодаен һәр гектардан 41 центнер алырга планлаштыралар. Чиратта – 400 гектарда борчак, 600 гектарда көнбагыш һәм шикәр чөгендере уңышын җыеп алу. Уҗым культураларын җәмгысы 1700 гектарда (Чишмә районында – 1000, Уфа районында 700 гектарда) чәчәргә планлаштыралар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"