Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 август 2020, 17:41

Хатын-кыз бәхете формуласын ачтылар

26 августта Чишмә район Мәдәният сараенда «Хатын-кыз бәхете территориясе» дип аталган ачык академия үтте.

Безнең район – Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына республикада тормышка ашырыла торган проектны кабул итүче сигезенче муниципалитет.
Ачык академия эшендә «Хатын-кыз бәхете территориясе» проекты авторы Каринэ Хәбирова, вице-премьер – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм Мәскәү кунаклары – «ФармЭко» дәүләт корпорациясе рәисенең беренче урынбасары Геннадий Дюмин, «Балалар дөньясы» компанияләр төркеменең пиар-менеджеры Алена Никандрова һәм «Мәрхәмәтлек башкаласы» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Владислав Федотов катнашты.
– Чарада катнашучыларны һәм кунакларны бүген биредә сәламләвемә бик шатмын, чөнки билгеле сәбәпләр аркасында онлайн-форматка күчкән идек. Хәзер без күзгә-күз карашып аралашуның кадерен тагын да ныграк аңлый башладык, очрашуларга шатбыз. Бүген бирегә килгән һәркемгә яңа мәгълүмат белүен, энергия алуын һәм әлеге күңел халәте белән өенә, гаиләсе янына кайтып, аны якыннарына да бүләк итүен телим. Якыннарыбызга һәм туганнарыбызга күңелебездә булган җылылыкны, кайгыртучанлыгыбызны, яратуыбызны бүләк итсәк иде. Кайвакыт сүз белән әйтеп бирүе авыр булган бу ярату сезгә һәм якыннарыгызга бик күп бәхет бүләк итсен! – дип билгеләде Каринэ Хәбирова.
Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен «Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе Чишмәдә үткән «Хатын-кыз бәхете территориясе»нең үзенчәлеге булды. «Мәрхәмәтлек башкаласы» хәйрия фонды башлангычында «Фармэко», «Балалар дөньясы» һәм «МС Интермарк Авто» компанияләре тарафыннан интернатларда тәрбияләнүче балалар өчен 27 миллион сумлык гуманитар йөк җыелган һәм аны төбәкләргә китерү оештырылган.
Интернат һәм медицина учреждениеләренә гигиена кирәк-яраклары, балалар җиһазлары, кием-салым, канцтоварлар һәм уенчыклар китереләчәк. Чарага әлеге компанияләр җитәкчеләре «Бәхет территориясе» фондына гуманитар йөк тапшыру өчен килделәр, киләчәктә ул балалар учреждениеләренә таратып биреләчәк. Уфа шәһәренең 17нче дәваханәсе, Чишмә үзәк район дәваханәсе, махсуслаштырылган балалар йорты, «Гаилә» республика ресурс үзәге, «Мәрхәмәтле йөрәк» аналар советы карамагындагы балалар йортлары һәм приютлары хәйрия ярдәме алачак.
Бу көнне район Мәдәният сараеның ике катында да «Коллекционерлар территориясе», «Акыллы ябалак», «Филләр парады», «Стиль территориясе», «Хатын-кызлар көче яңарышы» күргәзмәләре белән берничә мәйданчык эшләде. «Иҗат территориясе»ндә хатын-кызларның төрле кул эшләре тәкъдим ителде. Чишмәдә яшәүче Лилия Баишева чигеп ясалган картиналар, бәйләнгән башлыклар һәм комплектлар, Алкин балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Мулькаманова башкорт халкының милли бизәнгече булган күкрәкчә-түшлекләр алып килгән иде. Балчыктан әвәләп әйберләр ясау, төрле технологияләр белән яктырткычлар, чәч каптыргычлар, курчаклар ясау, милли костюмнар тегү белән шөгыльләнүче хатын-кызлар үз эшләрен тәкъдим итте. «Тәм-том территориясе»ндә Туклану комбинаты тәкъдим иткән «Җиләк-җимеш феериясе» күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты. Ә кайбер хатын-кызлар беренче мәктәп шеф-пешекчесе, 28 ел эш стажы булган Любовь Байбуринадан: «Ә бу бизәкләрне махсус пычак белән кистегезме?», «Ничек болай килеп чыкты?» дип сораштылар. Үзенчәлекле балаларның әниләре өчен оештырылган «Әйдәгез, сөйләшик» мәйданчыкларында психологлар кабул итте, сабыйларның әниләре белән табиб-неонатолог шөгыльләнде.
Чараның максаты хатын-кызларга үзләрен уңайлы, игътибар булган һәм җылы мохиттә тою мөмкинлеге бирү, үз-үзеңне, хатын-кызларның табигатен танып белү, экспертларны һәм белгечләрне җәлеп итеп үзеңне борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен мөмкинлек оештыру иде. Хатын-кыз өчен бәхет – заман проблемаларына карамастан, ярату һәм яратылу. Шагыйрь Эдуард Әсәдов язганча: «Ә ярату – ул җир йөзендәге барлык яхшылыкка шатлык белән карау!».
Читайте нас