Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 август 2020, 13:11

Тантаналы митинг үтте

22 августта Алкин-2 авылында урнашкан 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасында Рәсәй Федерациясенең Дәүләт байрагы көненә багышланган тантаналы митинг узды.

Чараны хәрби часть командиры, полковник Сергей Порохня ачты. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай вице-спикеры, «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров хәрби хезмәткәрләрне һәм яшь армиячеләрне шул уңайдан тәбрикләп чыгыш ясады.
Тантаналы митингтан соң яшь армиячеләр өчен «Рәсәй Федерациясе сим-воллары» темасына «Парламент дәресе» узды, ул гимн җырлау белән тәмамланды. «Юнармия» хәрәкәтенең Рәсәй Оборона министрлыгы башлангычында оештырылуын һәм Рәсәй Федерациясе Президенты тарафыннан хуплануын искә алып үтик. Ватанпәрвәрлек хәрәкәте Алкин-2 урта мәктәбендә эшчәнлек алып бара. Аларның девизы – «Иң яхшысы булу», гимннары – «Рәсәйгә хезмәт итү җыры».
Укудан буш вакытта яшь армиячеләр мемориалларны, обелискларны саклау буенча эш алып баралар, Мәңгелек ут янында хәтер вахтасында торалар, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, зур мәдәни һәм спорт чараларында катнашалар.
Кунаклар өчен бу көнне хәрби часть буенча экскурсия оештырылды, яшь армиячеләр хәрби хезмәткәрләрнең казармаларын аеруча кызыксыну белән карадылар, аларның туклану рационы, көн тәртибе белән таныштылар. Алар шулай ук этләр питомнигында да булдылар. Барлык кунакларга да Сүрия Гарәп Республикасында коткару буенча катлаулы хәрби операцияләрдә, территорияләрне минадан арындыруда катнашкан этләрне ничек өйрәтүләрен карау кызыклы булды.
Читайте нас