Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
24 Августа 2020, 08:28

1 сентябрьдә укулар башлана!

Соңгы вакытта күпләрне укуга кагылышлы «2020–2021 уку елында балалар мәктәпкә барырмы?», «Белем алу дистанцион булмасмы?» дигән сораулар борчый.Бу уңайдан төрле фикерләр әйтелде.

Ниһаять, җавап бар: 1 сентябрьдә балалар уку елын парта артында каршы алачак, моңа балалар да, укытучылар да, ата-аналар да шат. Чишмәдә яшәүче бер әни икенче сыйныфта укучы улының дистанцион укуга күчкәч, «Укытучыма әйтеп кара әле, ул мине ярата, рөхсәт итәр, мөгаен», дип мәктәпкә барырга рөхсәт сорарга үтенүен сөйләде.
Яхшы яңалык ишетелгәннән соң әти-әниләр балалары белән сәүдә үзәкләренә, базарларга һәм кибетләргә ашыкты. Үрге Тирмәдә яшәүче күп балалы әни Гөлнур Мусина гимназиянең икенче сыйныфында укучы улына «Арт» сәүдә үзәгендә мәктәп формасы сайлап тора иде.
– Бүген беренче тапкыр килдек. Бәләкәй бала да бар, шуңа күрә барысын да сатып алып өлгермәсәк, тагын бер кат килергә туры киләчәк. Кием-салымга гына да биш мең сумнан артык акча туздырырга исәп тотабыз.
Ә Ярмидә яшәүче Карина Галикәева беренче сыйныфка баручы кызы Софиягә кирәк-ярак сатып алу өчен бер атнадан күбрәк вакыт китәчәге турында әйтте. Бу аңлашыла да, кызларга кием сайлавы күпкә катлаулырак.
Барлык мәгариф учреждениеләре – мәктәпләр һәм балалар бакчалары 2020–2021 уку елына әзер. Хакимият вәкилләре, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашлыгындагы комиссияләр белем бирү оешмаларының яңа уку елы башлануга әзерлеген тикшерде.
– Барлык 26 мәктәптә һәм 14 балалар бакчасында косметик ремонт ясалды, – дип хәбәр итте безгә мәгариф идарәлегенең әйдәүче белгече Елена Рычкова. – Барлык мәгариф учреждениеләре дә әзер. Әмма бер ләкин бар: ЮХИДИ хезмәткәрләре юл билгеләре куелмау һәм җәяүлеләр өчен юл билгесе булмау сәбәпле берничә кабул итү актына кул куймады. Әмма, бу җитешсезлекләрне авыл биләмәләре хакимиятләре бетерергә тиеш. Мәктәпләргә коронавирус таралу куркынычы шартларында уку барышын оештыру буенча тәкъдимнәр бирелде. Әлеге вакытта алар кисәтү чаралары планын эшли, анда дәресләр расписаниесе, мәктәпкә керү һәм чыгу, тәнәфес вакытлары күрсәтеләчәк, кабинет системасы гамәлдән чыгарылачак. Мәктәпләрдә барлык өлкәннәр өчен – катгый битлек режимы. Укучылар һәм укытучылар өчен белем бирү учреждениеләрендә барлык, шул исәптән запас ишекләр дә ачылачак. Сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар график буенча җилләтеләчәк, йогышсызландыру чаралары белән эшкәртеләчәк. Балалар күпләп булган урыннарда – ашханәләрдә, спорт залларында, коридорларда – һава рециркуляторлары урнаштырылачак. Һәр мәктәптә дәресләр башланыр алдыннан укучыларның температурасы мотлак үлчәнәчәк. Мәктәп автобусларында укырга килүче балаларның температурасы транспортка утырыр алдыннан үлчәнәчәк. Дәресләр 5 минутка кыскартыла. Әлбәттә, социаль дистанцияне үтәү дә таләп ителә. Медицина инспекторлары барлык шартларның үтәлешен контрольдә тотачак. Алар 1 сентябрьдән эшли башлый. Болар – республиканың медицина университетында һәм сигез медицина колледжында белем алучы өлкән курс студентлары.
Әмма, бернигә карамастан, Чишмә районының 488 укытучысы өчен яңа уку елы – беренче чиратта, укучылары, иҗади эш һәм яңа казанышлар белән очрашу.
1 сентябрьдән балалар бакчалары да барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, штат режимында эшли башлаячак. «Ладушки» балалар бакчасында да сабыйларны түземсезләнеп көтәләр. Аның хезмәткәрләре көче белән «Авыл йорт алды», «Әкият», «Тегермәннәр», хәтта метеорологик үзәк кебек төрле почмаклар булдыру буенча бик күп эшләр башкарылган.
Читайте нас