Әмин авылында яшәүче Валентина Керибаева шундый гадәти булмаган терапия белән шөгыльләнә. Ул Казахстанда туган, аннары әти-әнисе белән Дмитриевка авылына күченеп кайткан. Иппотерапия белән шөгыльләнә башлавына 10 ел.
Ике белеме бар: тәүгесе – урта махсус медицина белеме. Аның буенча ул киң профильле шәфкать туташы, ә соңрак Башкортстанның физик культура институтында иппотерапия юнәлеше буенча квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган.
– Иппотерапия белән мин якыннан таныш. Балачакта, сәламәтлегем белән проблемалар булганда, әти миңа ат алды. Ә аны тәрбияләргә дә, ашатырга да кирәк, тәрәзәдән генә карап утырып булмый, шулай итеп хәрәкәтләнә, йөри башладым. Соңыннан әти-әни мине Уфага, иппотерапия дәресләренә йөртә башлады. Киләчәктә тормышта нәрсә белән шөгыльләнү турында сорау килеп тугач, мин Әмингә күченеп күңелемә хуш килгән эш, атап әйткәндә – атлар белән, иппотерапия белән шөгыльләнергә булдым, аларга монда иркенлек. Елга да, урман да якында гына, балалар һәм өлкәннәр белән саф һава сулап атта йөрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, – ди ул.
Аның хуҗалыгында 15 ат: 9 бия һәм 6 айгыр бар. Атлары турында Валентина аеруча җылылык белән сөйли.
– Безнең Самирга үткән ел начар диагноз куйдылар – баш мие кәүсәсендә шеш бар. Битараф булмаган чишмәлеләр ярдәмендә Мәскәү клиникасына бара алдык, халык безгә дәвалану өчен акча җыярга булышты. Анда безгә иппотерапия, шулай ук дельфинотерапиянең ярдәме тияргә тиеш, дип киңәш бирделәр.
– Башта Уфага йөрергә туры килде, Валентина турында очраклы рәвештә генә, каенанамнан ишетеп белдек. Аннары улыбызны монда йөртә башладык, кызыбыз Зарина да биредә шөгыльләнә, ярышларга әзерләнә. Иппотерапия дәресләренә без улым белән 30 майдан йөри башладык, хәзер инде ул ышанычлы басып тора, хәтта әкрен генә атлый да башлады. Беренче тапкыр килгәндә ул аттан төшеп йөрергә теләвен әйтте, ә моңарчы аны инвалид коляскасыннан төшү өчен дә үгетләргә кирәк иде. Хәзер ул түземсезләнеп Валентина һәм Кася (атның кушаматы) белән киләсе дәресне көтә, – дип сөйләделәр Лиана белән Эльдар Яхиннар.
Балалар белән иппотерапия сеансларын үткәрү өчен Валентина Картаевна Кастиил (Кася) кушаматлы атны сайлый, чөнки ул холкы һәм гәүдә төзелеше белән туры килә, шулай ук җайдак ритмын да тоя. Валентинаның калган атлары спорт чараларында катнаша.
– Нигездә, бар тырышлык иппотерапия сеанслары үткәрүгә юнәлтелгән, ат өстендә йөрү – ул барлык мускулларга да яхшы массаж. Балалар атта йөргәндә һәр мускул өчен аерым күнегүләр сайлыйм. Гадәти атта йөрү өчен ир-ат яки хатын-кызлар өчен аерым ияр кулланылса, иппотерапия вакытында мин ат белән бала арасында тыгыз бәйләнеш булсын өчен юка ияр куям. Кайчак минем дәрескә физик тайпылыш белән генә түгел, ә психик тайпылышы булган балаларны да алып киләләр. Атта йөргәндә без балалар белән планшетта исәпләргә, язарга яки рәсем ясарга өйрәнәбез, хәтта Касяның ялын да үрәбез. Дәресләр 30–40 минут дәвам итә, мин аны ат белән бала бер ритмда хәрәкәт иткән вакыттан башлап исәплим. Безгә болай гына да атта йөрү, яки ат карау, ашату өчен дә киләләр. Хәтта ата-аналар да, балалары машинада утырганда, килеп атларны сыйпап китәләр. Чөнки атлар киеренкелектән арынырга ярдәм итә, энергия бирә, стресстан дәвалый, – ди елмаеп Валентина.