Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 август 2020, 17:26

Күңел мордва җырларын сагына

Енгалыш авылы клубында «Умарина» (Алмагач) мордва халык фольклор коллективы 1996 елдан бирле эшләп килә.

Коллектив әгъзалары озак вакыт очрашмагач, бер-берсен сагынышып та өлгергәннәр. Бергә җыелгач, Людмила Анисимова бусагадан килеп керү белән «На улице дождик, с ведра поливает, с ведра поливает, землю прибивает», дип җырлап җибәрде, калганнар аңа кушылды.
– Бәрәңгеләрне алгач та, вирус бетсә, репетицияләргә йөри башларбыз. Гадәттә атнага ике тапкыр җыела, планнар төзи, җырлар өйрәнә идек. Без «Вай луга, луга», «Дударь», «Вирей молян», «Дигаля» һәм башка мордва халык җырларын башкарабыз. Ике ел рәттән Уфада үтүче Милли киемнәр бәйрәменә бардык. 2019 елда без анда катнашып БР Мәдәният министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты сертификатын алдык. Костюмнарыбыз яңа, аларны безгә район Мәдәният сарае Мостай Кәримнең 100 еллыгына заказ белән тектерде. Ә иң беренче чыгыш ясаган сәхнә киемнәребез район музеенда саклана. Мордва халкының милли киемендә күбесенчә кызыл, ак һәм алтын төсе өстенлек итә, – дип сөйләде коллектив җитәкчесе Мария Ермолаева.
Коллектив Федоровка районында еш була. Анда, Федоровка авылында, мордва халкының тарихи-мәдәни үзәге урнашкан, электән килгән гореф-гадәтләрне саклап Роштуваньчи («Раштуа»), «Мастя» (Май чабу), «Инечинь чисто» (Изге Якшәмбе бәйрәме), мордва җырын башкаручыларның республика бәйгесе – «Гайгиця вайгельть» («Яңгыравык тавышлар»), «Мордва чибәре» («Мазый тейтерь») республика бәйгеләре үткәрелә. «Умарина» коллективы Кырмыскалы районының Илтирәк авылында да еш кунак, анда мордва-эрзя мәгърифәтчесе А. Юртов музее бар, 2019 елда күренекле педагогның 165 еллыгына багышланган чарага барганнар. Районда оештырылган бәйрәмнәр, якташ язучыларның юбилейлары «Умарина»дан башка үтми.
Фольклор коллектив туган авылларында да милли бәйрәмнәр үткәрә, мордва халкының чумар (майлы камыр), галушкалар кебек милли ризыкларын әзерләү буенча осталык класслары оештыра.
– Картәниләребез яшь чакта Троица, Бабань салма, Пасха, Белень пиав (авыл сырасы) кебек бәйрәмнәрне, туй йолаларын үткәргәннәр, без дә ул гореф-гадәтләрне саклыйбыз һәм онытмасыннар өчен яшьләргә күрсәтәбез, – диде Елена Ермолаева.
– Безнең авылда элек, «Умарина» оештырылганчы да, «Искорька» коллективы бар иде. 1980нче елларда анда җырлый идек. Хәзер минем белән бергә оныкларым да җырлый, мин моның белән горурланам. Эшләп йөрим, кайчагында өйгә кереп тә тормыйча репетицияләргә, концертларга йөгерәм. Ә башкалар мине көтеп торалар, автобуска кереп утыруга кузгалып та китәбез.
«Умарина» коллективына йөрүчеләр тату яшиләр, бер-берсен юбилейлары, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Күптән түгел Людмила Александровнаны юбилее уңаеннан тәбрикләгәннәр. Кайчандыр ул авыл Советында баш бухгалтер булып эшләгән.
Коллективта төп катнашучылар җидәү, һәм аларның яше 49дан 67гә кадәр. Алар барысы да үз яшьләреннән яшьрәк күренәләр – җыр-моң дәртләндереп, яшәртеп җибәрә, күрәсең.
Читайте нас